Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда беренче ел әйләнәсе эшли торган балалар лагерен карады

Яңа типтагы балалар сәламәтләндерү лагерен ел ахырына кадәр Бөгелмә районында ачарга планлаштыралар.

Бөгелмәдә быел Татарстанда ел әйләнәсе эшли торган бердәнбер балалар лагерен ачарга ниятлиләр. Ул Губин исемен йөртә. Бу хакта лагерь территориясен караганда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

«Без инде лагерьны быел ук эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Ул безнең ел әйләнәсе эшли торган лагерь. Биредә сәламәтләндерү сменаларын гына түгел, тренировкаларны да үткәрергә мөмкин булачак, монда вариантлар бик күп», - диде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.

Өч катлы корпусларның беренче катлары аз хәрәкәтләнүче балаларның ел әйләнәсе ял итүе өчен җайлаштырылган. Биредә коляскалар өчен пандуслар, киң ишекләр һәм «үзенчәлекле» балалар өчен кирәкле башка җайланмалар бар. Ел әйләнәсендә бу лагерьда бер үк вакытта 160 бала ял итә алачак. 

Лагерь 2017 елдан бирле эшләмәгән, чөнки иске биналарның планировкасы заманча нормаларга һәм таләпләргә туры килми, инфраструктура искергән, территория ташландык хәлдә булган һәм төзекләндерелмәгән.

2019 елның июнендә «Җәй - балаларга» республика программасы кысаларында капиталь ремонт башланды, биналарның фасадларын һәм түбәсен реконструкцияләү эшләре башкарылды, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылытуның искергән системалары, шулай ук ишек һәм тәрәзәләр алыштырылды.

«Хәзер бу яхшы лагерь, хәтта элиталы лагерь. Балалар өчен кунакханә», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса