Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Фитнес-тренер Елена Сираҗиевадан төз булу серләре (+ФОТО)

Төз гәүдәле булырга омтылучыга киңәшләр Бүген фитнес-клубларга һәм спорт залларына йөрү, дөрес туклану популярлашып китте. Бу юлны әле яңа гына сайлаучылар да ничек итеп дөрес шөгыльләнергә икәнен белми. Спорт белән ябыгу максатыннан шөгыльләнергә керешүчеләргә минем берничә киңәш бирәсем килә. 1. Гадидән авырга күчегез. Тренажерлар залына да катлаулыларын урап узыгыз. Спорт...

Төз гәүдәле булырга омтылучыга киңәшләр

Бүген фитнес-клубларга һәм спорт залларына йөрү, дөрес туклану популярлашып китте. Бу юлны әле яңа гына сайлаучылар да ничек итеп дөрес шөгыльләнергә икәнен белми. Спорт белән ябыгу максатыннан шөгыльләнергә керешүчеләргә минем берничә киңәш бирәсем килә.

1. Гадидән авырга күчегез. Тренажерлар залына да катлаулыларын урап узыгыз. Спорт белән яңа гына шөгыльләнә башлаучыга үз авырлыгы белән эшләү дә җитә. Хәтта көн саен бер сәгать тиз адымнар белән саф һавада йөрү дә нәтиҗә бирәчәк!

2. Үзегезгә максат куегыз. Ул үлчәүдәге авырлык күләмегез булырга мөмкин я инде бил үлчәмегезнең күрсәткечен алыгыз. Яисә бер-ике үлчәмгә кечкенә күлмәк. Шуны онытмагыз, максат ирешерлек булырга тиеш. Киресе булган очракта, сез аны бик авыр дип уйлап, мотивациягезне югалтачаксыз.

3. Ач тормагыз! Организм май туплауны туктатсын өчен, аз-азлап ләкин еш ашарга кирәк. Бу көненә 5-6 тапкыр тукланырга кирәк дигән сүз. Порция күләме зур булмаска тиеш, ашаганнан соң бераз гына ашыйсы килү хисе калырга тиеш. Туклану рационын үзгәртмичә, ләкин аның күләмен үзгәртеп кенә дә сез яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәксез.

4. Ябыгу сезнең максат икән, сез бу шөгыльне яратыгыз. Үзегезнең теләгегез белән илһамланыгыз һәм төп мотивларыгыз турында онытмагыз.

5. Иң мөһиме - ашыкмагыз! Интернет челтәрләрендәге "Җиде көн эчендә ябыгу" кебек рекламага ышанмагыз. Әкрен-әкрен адымнар белән күнегүләрне авырайта төшегез.

Минем киңәшләрем сезгә ярдәм итәр дип ышанам. Дөрес туклану һәм төз гәүдәле булу авыр түгел. Бары беренче адым ясавы гына авыр. Үзегез өчен сәламәт һәм бәхетле булу максаты куегыз!

Елена СИРАҖИЕВА.

Сертификацияле шәхси фитнес тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса