Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Фельетон, памфлет һәм Пугачёва

3 мартта "Бердәм Россия Яшь Гвардиясе" Бөгелмә җирле бүлеге активистлары ТР журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге рәисе Владимир Изергин һәм "2016 елның иң яхшы журналисты" булып танылган Әлфия Мостафина белән очраштылар. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы мөнәсәбәтләр урнашты: Әлфия Салих кызы үзенең яшьлеге, журналистикага ничек кереп китүе турында сөйләде, сорауларга җаваплар...

3 мартта "Бердәм Россия Яшь Гвардиясе" Бөгелмә җирле бүлеге активистлары ТР журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге рәисе Владимир Изергин һәм "2016 елның иң яхшы журналисты" булып танылган Әлфия Мостафина белән очраштылар.

Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы мөнәсәбәтләр урнашты: Әлфия Салих кызы үзенең яшьлеге, журналистикага ничек кереп китүе турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде; Владимир Николаевич исә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хезмәт юлындагы якты мизгелләрне, вакыйгаларны искә алды. Елизавета Булгакова соңыннан очрашуда алган тәэсирләре белән уртаклашып, Изергинның Бөгелмәгә килгән Алла Пугачёва белән очрашу мизгелләре турында сөйләве гаҗәпләндерүен әйтте. Шунда бит инде җырчы: "Журанлистларны күрәлмыйм!" - дигән.

Очрашуның гамәли өлешендә активистлар журналистиканың жанрлары, булган вакыйгалар турында сөйләү тәртипләре белән таныштылар, мәкалә һәм аңа исем кую үзенчәлекләрен, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Бу очрашу ике як өчен дә кызыклы булды, һәркем нинди дә булса файдалы мәгълүмат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6