Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Эссе көннәр җитте...

Җәйне сагынып көтеп алсак та, эссе көннәр килеп җиткәч, күп кешегә урамга чыгып йөрү үзе бер проблемага әверелә. Һава нык кызган чакларда өйдә дә бөркүгә әйләнә, суларга һава җитми кебек тоела башлый. Ә бит чынлыкта шун-дый һава шартларына - эссегә җайлашырга гына кирәк, ә моның бер кыенлыгы да юк.

Юлия ЧУРИНА,
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәге
Бөгелмә филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Сыеклыкларны күбрәк эчегез. Баллы, газлы сулар, нектар-соклар түгел, күбрәк эчә торган гади суга өстенлек бирегез.

Көннең иң кызган вакытында: көндезге 12 белән 16 сәгать арасында бик чыгып йөрмәскә тырышыгыз, яндырган кояш астында тормавыгыз хәерле.

Мөмкин кадәр ешрак душта коеныгыз. Эсседә тән тиресе өстәмә һәм гаять мөһим сулыш органы булып тора. Аны әледән-әле чистартып тору сулыш алуны җиңеләйтә. Суның бүлмә температурасында булуы, тәнгә рәхәтлек бирүе әйбәт. Бу чорда боздай салкын су белән коенырга киңәш ителми, бу -пневмониягә иң кыска юл.

Иртәләрен-кичләрен күбрәк хәрәкәттә булыгыз. Эссе көннәрдә мондый киңәш сәеррәк тоелса да, дөресе шул. Эсседә озак вакыт хәрәкәтсез, яисә утырып кына тору гипертония, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының көчәюенә китерә, тромбоз барлыкка килү куркынычы яный.

Рационны үзгәртергә тырышыгыз. Салкынча ризыкларга өстенлек бирегез. Сатып ала торган продуктларның, бигрәк тә сөт ризыкларының саклану срогына игътибарлы булыгыз.

Синтетик тукымалардан тегелгән киемнәр кимәскә тырышыгыз. Бу чорда киҗе-мамык тукымадан иркен итеп тегелгән киемнән дә яхшысы юк. Күкрәк, арка, корсак турында әйтеп тормастан, кулларның, аякларның кап-ланган булуы әйбәт. Баш киеме турында онытмагыз, эссе, беренче чиратта, баш кызганда китереп суга. Саклык чаралары күреп йөрсәгез, ямьле җәй үзегезгә рәхәтлек һәм сихәт кенә китерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса