Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Эшләргәме? Әллә инде ял итәргәме?

Җәйге чорда балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, имин ялын тәэмин итү - иң төп мәсьәләләрнең берсе. Шул исәптән, укучыларның мәшгульлеген оештыру да шактый әһәмияткә ия. Бу турыда "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә сүз булды. Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районында 670 бала эшкә урнашу мөмкинлегенә ия булачак. Бу максатлардан, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм...

Җәйге чорда балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, имин ялын тәэмин итү - иң төп мәсьәләләрнең берсе. Шул исәптән, укучыларның мәшгульлеген оештыру да шактый әһәмияткә ия. Бу турыда "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә сүз булды.

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районында 670 бала эшкә урнашу мөмкинлегенә ия булачак. Бу максатлардан, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгыннан матди ярдәм өчен - 854 мең сум, муниципалитеттан бюджет оешмаларына эшкә урнашучылар өчен 300 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шулай итеп, эшләгән вакытына карап, һәрбер бала 5,5 меңнән алып, 10 мең сумга кадәр акча алачак.

Балалар мәктәп, спорт мәйданнарын, территорияләрне төзенләндерү, ремонтлауда, авыл хуҗалыгында һәм сәнәгать предприятиеләрендә төрле ярдәмче эшләрдә катнашачак.

Гадәттәгечә, вакытлыча эшкә урнашканда, иң беренче чиратта, социаль яктан авыр хәлдәгеләр, эшсез гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар, тулы булмаган, күп балалы, уңышсыз гаиләдә, "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр, караучысызлар, ятимнәр исәпкә алына.

Икътисадның бюджеттан тыш секторына караган эш бирүчеләр дә әлеге өлкәдә шактый зур роль уйный. Бүгенге көндә 40 оешма һәм предприятие 415 яшүсмерне эшкә урнаштырга теләк белдергән. Иң күп эш белән тәэмин итүче предприятиеләр рәтендә: "ТНГ-Групп" җәмгыяте, Үзәк район хастаханәсе, Челтәрләр компаниясе, Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте, төзелеш-техник көллияте, механика заводы, машина төзүчеләр техникумы, Бөгелмә урман хуҗалыгы һәм башкалар.

Шулай да, җитештерүдә килеп туган проблемалардан һәм күп төрле документ эшеннән куркып, эшкә урнаштыру тәкъдимен кире кагучы оешмалар да шактый.

Бөгелмә шәһәренең Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Наталья Казанова эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп: "Җәйге сәламәтләндерү һәм хезмәт кампаниясе санаулы көннәрдән старт ала. Сезне хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Бу - киләчәктә сезнең оешмада эшләячәк лаеклы кадрлар әзерләү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Без бит барысын да дөньядагы иң кадерле кешеләребез - балаларыбыз хакына эшлибез" - диде.

Эшләргәме? Әллә инде җәй буе ял итәргәме? Билгеле, бу һәркемнең үз ихтыярында. Хәер, озын җәйдә тегесенә дә, монысына да вакыт җитәрлек. Үз көчең белән эшләп тапкан мал бик кадерле һәм куанычлы була, әлбәттә.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса