Эшләреңнең барын куй – бездә бүген Сабантуй!
Күрер күзгә дә чалынмый торган бер зәхмәт быел шундый шартлар куйды ки – күмәк чаралар, шул исәптән җәйнең иң күркәм бәйрәме – Сабан туен үткәрү дә бик шөбһәле нәрсәгә әверелде.
Ә бит татарлар гына түгел, ә безнең төбәкләрдә гомер итүче барлык милләт халыклары да үз иткән, ел саен зарыгып көтеп ала торган милли Сабан туе бәйрәме ямьле җәйләрнең берсендә булмый калырга да мөмкин икән дигән уйның моңа кадәр иң пессимист кешеләргә дә кереп караганы булмагандыр, мөгаен.
Әмма ярсу күңелләрне тыеп булмый – без өметләнәбез, без сагынабыз, үткән еллардагы матур мизгелләрне искә төшерәбез. Ә тагын мөмкин булган урыннарда һәм кулдан килгән дәрәҗәдә милли йолабызны үтәргә дә тырышабыз. Мисал өчен Бөгелмә шәһәренең 20нче “Ладушки” балалар бакчасында быел да гөрләп үтте ул Сабан туе.
Һава торышының көйсез көне туры килүгә карамастан, кечкенә балаларның олы бәйрәменә әйләнде ул. Урамда бу көнне яңгыр яву сәбәпле, икенче кечкенәләр татар төркеме балалары Сабан туе мәйданын бина эченә “күчереп”, менә дигән итеп бәйрәм итте.
Һәрбер бала өчен иң шатлыклысы – уеннарында катнашып, бүләк алудыр, мөгаен. Ә татар халкының милли уеннары күп уйналды, ярышлар күп оештырылды ул көнне. Балалар “Аркан тартышу”, “Гер күтәрү”, “Күзне бәйләп чүлмәк вату”, “Көянтә-чиләкләп су ташу”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Капчык киеп узышу”да, “Ат чабышы”нда көч сынаштылар. Уеннардан бер генә бала да читтә калмады, һәрбер ярыш барышында алар бер-берсенә көч-куәт биреп тордылар.
Күмәк биюдә дә барысы да катнашты, һәркем рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәм татар милли көйләре һәм Сабан туена багышланган матур-дәртле җырлар белән үрелеп барды.
Бәйрәмне оештыру бакчаның татар теле тәрбиячесе Алсу Миңнеголова, аның төп ярдәмчесе кече тәрбияче – Ләйсән Әхмәтова балалар күңеленә милли рух сеңдерү, йолаларыбыз белән таныштыру өчен зур тырышлык салдылар. Уен, күңелле вакыйгалар аша бала чакта күңелгә сеңеп калган хатирәләр аеруча кадерле була бит ул. Үз милләтеңә, аның мәдәниятенә, традицияләренә ихтирам һәм хөрмәт шуннан башлана бит инде ул. Ккиләчәктә дә бәйрәмнәребез шулай матур, күңелле үтсен иде дигән теләктә калабыз.
Алсу Миңнеголова, татар теле тәрбиячесе
Фотолар Асия Әһлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа