Эшләгәнне эше күренә
Яңа ел бәйрәмнәрендә "һава канцеляриясе" шәһәрне кардан арындыру хезмәтләренә ял бирде. Ә менә бәйрәмнәр тәмамлануга ук, аларны эш белән тәэмин итте. Шәһәр урамнарыннан узганда, урам чистарту техникасына тап булмый калу мөмкин түгел. Иртәдән төнгә кадәр тегендә-монда җилдерүче "КамАЗ", тракторлар очрап кына тора. 2017 елның башын һәркем яхшы хәтерлидер. Гыйнвар аеның...
Яңа ел бәйрәмнәрендә "һава канцеляриясе" шәһәрне кардан арындыру хезмәтләренә ял бирде. Ә менә бәйрәмнәр тәмамлануга ук, аларны эш белән тәэмин итте.
Шәһәр урамнарыннан узганда, урам чистарту техникасына тап булмый калу мөмкин түгел. Иртәдән төнгә кадәр тегендә-монда җилдерүче "КамАЗ", тракторлар очрап кына тора.
2017 елның башын һәркем яхшы хәтерлидер. Гыйнвар аеның беренче көннәрендә ике айлык норма кар яуды. Шәһәрдә кешеләр дә, машиналар да йөри алмый башлаган иде. Җәяүлеләр юлы "кәҗә сукмагына", ә машина йөри торган урамнар колеялы һәм берьяклы юлларга әверелде. Мондый хәлнең килеп чыгуын техника санының җитмәвендә күрделәр.
Әйе, бу күренешләр тарих битләренә кереп калды. Җитәкчеләр дә, юл чистартуга җаваплы кешеләр дә үз хаталарын аңлап, анализ ясаган. Быел әлеге вазифаны яңа подрядчы оешмага тапшырып, урамнарны чистарту буенча план-схемалар төзеп эш итәләр. Барыбызга да күренгәнчә, "БулгарСтройКомплект" җәмгыяте үзенең генә түгел, ә шәһәр җитәкчелегенең йөзенә дә кызыллык китермәслек итеп тырыша.
Машина юлларында колеяның исәбе дә юк, җәяүлеләр сукмаклары да махсус кечкенә тракторлар белән даими чистартылып тора. Исегезгә төшереп үтәбез, быел Бөгелмә урамнарында подрядчы оешманың - 20, лизинг программасы буенча район администрациясе тарафыннан алынган 11 техника эшли.
Шулай да бер күренеш уңайсызлык тудыра. Ул да булса, җәяүлеләр сукмагындагы бозлавык. Бу хакта бөгелмәлеләр "Халык контроле" сайтында зар белдерә. Шуларның берсе Даниил С. Ул: "Шәһәр урамнары бозда. Таеп егылып җәрәхәт алучыларның, имгәнүчеләрнең "приемный покой"га мөрәҗәгать итүчеләрнең саны бик күп. Йөрерлек түгел. Ә хезмәтләр ял итәләр. Ничек шулай була соң инде? Чарасын күрегез", - дип, 8 гыйнвар көнне язып калдыра. Әлеге эчтәлектә тагын берничә хат бар. Алар барысы да "эштә" дигән статуска ия. Ләкин һава торышы, бу юлы да, коммуналь хезмәтләргә ярдәмгә килде. Кар явып, бозны каплап китте.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа