Эшлекле очрашулар
Яңа ел бәйрәме алдыннан - 30 декабрь көнне Татарстан Җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшлекле визит белән йөрделәр. Иң беренче итеп, алар Карабаш бистәсе мәчетенә кереп, анда район мәчетләре имамнары, Карабаш өлкәннәре белән очраштылар. Мөфти бүгенге катлаулы вәзгыятьне күздә тотып, аксакалларга...
Яңа ел бәйрәме алдыннан - 30 декабрь көнне Татарстан Җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшлекле визит белән йөрделәр. Иң беренче итеп, алар Карабаш бистәсе мәчетенә кереп, анда район мәчетләре имамнары, Карабаш өлкәннәре белән очраштылар. Мөфти бүгенге катлаулы вәзгыятьне күздә тотып, аксакалларга мөрәҗәгать итте. "Изге Коръәндә дә әйтелгәнчә: "Ахырзаман җиткәндә яшьләрдән торган бер төркем барлыкка килер. Аларның чәчләре хатын-кызларныкы кебек озын булыр, Ислам дине пәрдәсе астында хак сүзләр сөйләгән кебек булырлар, изге китапны укысалар да, файдасы булмас. Аткан ук кебек алар да тиздән юкка чыгарлар". Мондый кешеләр мөселман түгелләр", - диде ул.
Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Бөгелмә шәһәре һәм районы мөтәвәллиятенең актив имамнарына Рәхмәт хатлары тапшырдылар, Габдрахман Карабашиның "Карабаш тәҗвиде" дигән китабын өләштеләр.
Татарстан Җөмһүрияте мөфтие муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашып сөйләшкәннән соң, мөфтият вәкилләре Урыссуга юл алды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа