Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Эш агачы һәрвакытта бөгелмәлеләргә бик юмарт китерер җимеш

Алма, пеш тә авызыма төш, дип утыра торган замана түгел. эше барның ашы бар. Әле тагын - вакыт - акча дигән әйтемне дә бик яратабыз. Шуңа күрә яшәгән гомереңне, гаиләңне, балаларыңны мәгънәле дә, ризыклы да итәргә кирәк. Бүгенге көндә Бөгелмәдә 327 эшсез кеше бар дип исәпләнә. Бөгелмә районы мәшгульлек үзәгеннән...

Алма, пеш тә авызыма төш, дип утыра торган замана түгел. эше барның ашы бар. Әле тагын - вакыт - акча дигән әйтемне дә бик яратабыз. Шуңа күрә яшәгән гомереңне, гаиләңне, балаларыңны мәгънәле дә, ризыклы да итәргә кирәк.

Бүгенге көндә Бөгелмәдә 327 эшсез кеше бар дип исәпләнә. Бөгелмә районы мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматлар шул турыда сөйли. Эшсезлек күрсәткече исә 0,59 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәге бүгенге көндә эш эзләүчеләргә 522 вакансия тәкъдим итә.

Эшсез бөгелмәлеләр шулай ук "Россиядә эш" ("Работа в России") федераль интернет-порталына керә ала. Әлеге портал халыкны эш белән тәэмин итүнең дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү өчен булдырылган. Биредә эш эзләүчеләр өчен дә, вакансия бирүчеләр өчен дә барлык хезмәтләр бушлай. Портал үз эченә уникаль мәгълүмат туплаган, биредә барлык төбәкләрдәге эш урыннарының базасы теркәлгән. Резюме һәм вакансия базасы шәхси мәгълүмат агентлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, коммерция порталлары буенча туплана. Портал эш бирүчеләргә - белгечләр эзләүне, ә эш эзләүчеләргә хезмәт урыны табу гамәлен тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу өлкәдә тулырак мәгълүматны Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәгеннән алып була. Исегезгә төшерәбез, үзәк Октябрь урамы, 15 йортта урнашкан. Сорауларны 2 нче кабинетта җиткерергә була, телефоны: 4-47-07.

Эзләгән табар, ди халык мәкале. Эш юк дип урамда трай тибеп, вакыт уздырып йөрүчеләр Гайдайның атаклы фильмындагы кебек һәр эшкә дә "Мин!" дип торырга тиешләр.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса