Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

"Энҗе бөртеге" бәйгесенә язмалар кабул итәбез

Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары! "Бөгелмә авазы" газетасында традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе старт ала. Быел аның темасы туган телебезгә бәйле - "Туган телем - назлы гөлем" дип атала. Соңгы арада телебез турындагы зур шау-шулар, татар теле дәресләрен кыскарту мәсьәләләренә бәйле булган сораулар бер генә милләтәшебезне дә битараф...

Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары! "Бөгелмә авазы" газетасында традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе старт ала. Быел аның темасы туган телебезгә бәйле - "Туган телем - назлы гөлем" дип атала. Соңгы арада телебез турындагы зур шау-шулар, татар теле дәресләрен кыскарту мәсьәләләренә бәйле булган сораулар бер генә милләтәшебезне дә битараф калдырмады. Шул рәвешле, сезнең дә бу мәсьәләгә мөнәсәбәтегезне, карашыгызны беләсебез килә. Язмаларыгызда телебезнең матурлыгын, мөһимлеген, аның ни дәрәҗәдә кирәклеген тасвирлый аласыз - барысы да сезнең фантазиягә бәйле.

Бәйгенең максаты: укучыларның матбугат чарасы белән элемтәсен ныгыту; мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен арттыру; тел байлыгын һәм тасвирлап бирә белү сәләтен үстерү һәм, әлбәттә, туган телне саклау проблемаларына игътибарны юнәлтү.

Язмалар электрон вариантта да, язмача да кабул ителә. Яхшы дип табылганнары газета битендә урын алачак.

Бәйгегә йомгак апрель аенда, Тукай туган көндә - Туган тел бәйрәмендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса