Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Җем-җем итеп уты яна

Татарстанның кайсы районы чыршысы иң матуры икәнен ачыклау дәвам итә. Линар Закиров Бөгелмә үзәгендә урнашкан Яңа ел чибәре өчен тавыш бирергә өндәде. Приз фонды 11 миллион сум тәшкил итә. Ул, җиңүчеләр арасында бүленүгә карамастан, бик җитди сумма. Конкуренция бик зур. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдә яңа ел мәйданын...

Татарстанның кайсы районы чыршысы иң матуры икәнен ачыклау дәвам итә. Линар Закиров Бөгелмә үзәгендә урнашкан Яңа ел чибәре өчен тавыш бирергә өндәде.

  • Приз фонды 11 миллион сум тәшкил итә. Ул, җиңүчеләр арасында бүленүгә карамастан, бик җитди сумма. Конкуренция бик зур. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдә яңа ел мәйданын бизәү өчен бик күп финанслар тотыла. Ләкин без - үзебезнең заманча карашыбыз белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында көчле конкурент. Шуны аңлап, бөгелмәлеләрнең тавыш бирүе генә кирәк, - дип белдерде Линар Закиров.

Конкурс белгечләре чыршының матурлыгын, утлар уйнашын, тирә-як территориянең бизәлешенә бәя биреп киткән инде. Нәтиҗәләр ясаган вакытта тавыш бирүчеләрнең фикерләре дә исәпкә алыначак. Бөгелмә чыршысы өченhttp://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2018.htm сылтамасы буенча тавыш бирергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса