Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Еллар – имин, балалар исән булсын!

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне буларак, авыр елларда илебезне саклаган, тыныч тормышта аның иминлеген тәэмин иткән һәркем өчен элек-электән зур бәйрәм санала. Әлфия МОСТАФИНА. Илебез тарихын халыкның батырлыгыннан һәм ватанпәрвәрле-геннән башка күз алдына да китереп булмый. Ватанны саклаучылар дигәндә, без армия һәм флотны, аларда хезмәт итүче улларыбызны - ир-егетләрне күздә...

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне буларак, авыр елларда илебезне саклаган, тыныч тормышта аның иминлеген тәэмин иткән һәркем өчен элек-электән зур бәйрәм санала.

Әлфия МОСТАФИНА.

Илебез тарихын халыкның батырлыгыннан һәм ватанпәрвәрле-геннән башка күз алдына да китереп булмый. Ватанны саклаучылар дигәндә, без армия һәм флотны, аларда хезмәт итүче улларыбызны - ир-егетләрне күздә тотабыз. Беренче карашка купшы сүзләр кебек яңгыраса да, Ватанны саклау һәр-кемнең Конституциядә билгеләнгән бурычы булды һәм шулай булып кала.

Үз чорында безнең әти-бабаларыбыз Ватанны кулларына корал тотып саклаганнар, илебез азатлыгы, бәйсезлеге өчен хәтта гомерләрен дә кызганмаганнар. Бүген дә алар үзләренең яу кырында илебезнең һәр карыш җире өчен ничек кө-рәшүләрен зур горурлык белән сөй-лиләр, яшьләрне патриотлар булырга өндиләр. Әйе, элеккерәк елларда егетләр дә армиягә баруны зур дәрәҗәгә саный иде. Шәхсән мин үзем, ул вакытта кечкенә булсам да, бөтен авыл белән бер-бер артлы ике абыемны (берсе - өч ел, кече абыем ике ел Германиядә хезмәт иттеләр, командование рөхсәте белән олы абый хәтта энесе янына кунакка да барды әле) армия хезмәтенә озатканымны бик яхшы хәтерлим. Авылыбызның олысы-кечесе капка төбенә чыгып, егетләргә хәерле юл, намуслы хезмәт итүләрен һәм өйгә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, озатып калды.
Ә хәзер ничек? Ни өчен егетләр армиядә хезмәт итүдән куркалар, ник алар армиягә барып, чын ир-егет булып кайтудан баш тарталар соң? (Мо-ның, әлбәттә, объектив сәбәпләре бар, әмма сүз бүген ул хакта түгел). Элек безнең бабайлар армиядә бик күп еллар хезмәт итсәләр, хәзер хезмәт срогы да бер генә ел бит. Кырыс армия хезмәтен узмаган егет авыр минутларда үзен, якыннарын, Ватанны яклый алырмы соң?
Шунысы куанычлы: соңгы елларда армиягә үзләре теләп баручылар арта бара. Шулай булырга тиеш тә. Килер бер заман, һәр әти-әни кадерлесен курыкмыйча армия сафларына озатыр һәм ир-егет булып җитлегеп, чыныгып кайткан улы белән чын күңелдән горурланыр дип ышанасы килә.
Күпьеллык традиция буенча ел саен 23 феральдә Ватаныбыз сагында торучы яшьләргә тирән хөрмәтебезне белдереп, аларны тәбриклибез, солдат хезмәтен намус белән үтәп, әтиәнисе, туганнары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Ә күп-не күргән ветераннарыбызга олы ихтирам белдерәбез, аларның лаек-лы тормышын тәэмин итү - безнең намус эше. Тиңдәшсез батырлыклары яшь буыннар өчен гасырлар дәвамында үрнәк булып калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәтлебез. Кулына корал алып, илебезне саклаган каһарман якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Без алар алдында мәңге бурычлы. Ватаныбызга намуслы һәм туг-рылыклы хезмәт итүчеләргә - чын күңелдән уңышлар, ә ветераннарга һәм бар халыкка ныклы сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса