Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

ЕЛЛАР АША КИЛЕП ИРЕШКӘН БҮЛӘК

1941 ел. Июнь ае. Язгы кыр эшләре төгәлләнгән, икмәкләр матур итеп тишелеп чыккан. Җәйнең иң матур чоры, Сабан туйлары вакыты. Күңел тантана итә, бәйрәм көтә... Нәкъ менә шул чакта, бер генә урамлы кечкенә Кызыл Чишмә авылына Кодаштан менеп, коточкыч хәбәр ирештерәләр. "Сугыш чыккан!.." "Сугыш булмагае", - дип ара-тирә сөйләштергәләсәләр дә,...

1941 ел. Июнь ае. Язгы кыр эшләре төгәлләнгән, икмәкләр матур итеп тишелеп чыккан. Җәйнең иң матур чоры, Сабан туйлары вакыты. Күңел тантана итә, бәйрәм көтә...

Нәкъ менә шул чакта, бер генә урамлы кечкенә Кызыл Чишмә авылына Кодаштан менеп, коточкыч хәбәр ирештерәләр. "Сугыш чыккан!.."
"Сугыш булмагае", - дип ара-тирә сөйләштергәләсәләр дә, ул болай ук кинәт ябырылыр дип гади авыл кешеләренең башларына да килми иде шул. Шушы кадәр бәхетсезлекне авыл агайлары ничекләр алдан искәрсен инде! Сугыш башланган! Хатын-кызлар елаша, ирләрнең берише аларны ничек юатырга белмичә, сүзсез генә тәмәке көйрәтә. Икенчеләре, авыр көрсенеп, шушы коточкыч хәбәрне алып килгән вәкилне тыңларга тырыша. Бала-чагалар да әлегә "сугыш" сүзенең мәгънәсен аңламасалар да, зурларның бу халәтен күреп, тынып, куркып калганнар. Шушы мәлдән тормыш кискен үзгәрде. Бәйрәм тантанасын көтеп йөргән халыкта үзгә бер мәшәкать башланды. Я әйтегез, шушы мәлләрдә кайсы ират өздереп кенә әйтә ала: "Иртәгәсе таңнан мине сугышка алып китмиләр..." - дип.
Меңләгән бүтән гаиләләр кебек, Рәкыйповлар гаиләсе дә бу хәбәрдән каушап кала. Инде Кызыл Армия сафларында ике ел укчы булып хезмәт итеп кайткан 29 яшьлек ир чамалый, аны беренчеләрдән булып алачаклар. Яшь ир үзен тиз кулга алып, хатыны Мәсрүрәгә: "Дөнья хәлен белеп булмас", - дип, юл биштәрен әзерләп куярга куша.
25 июнь. Сугыш аждаһасы инде өч тәүлек зәһәр утын чәчә. Кызыл Чишмә, Кодаш авылы халкы өрлектәй яшь ирләрен сугышка озата. Алар арасында Галим дә бар. Һай, авыр ла бу иргә көмәнле хатыны белән кечкенә кыз баласын калдырып китүләре!

Гармунчылар өздереп моңлы, сагышлы көйләр сыздыра, аларга кушылып ирләр җырлый.
... Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип
Елашалар микәнни?
Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул, якташ,
Сау бул, җанаш, диләрдер,
Әллә кайтыр, әллә кайтмас
Безнең башлар, диләрдер...

Ирләр җырлый... Хатын-кызлар авыз читләрен яулык очлары белән каплап, тавышсыз гына елый-елый, туктаусыз догалар кабатлыйлар. Ә балалар, ялан тәпиләре белән юл тузанын күтәреп, арбаларга төялеп, җырлап китеп баручы әтиләре артыннан: "Әти, китмә, әти, китмә-ә-ә!" - дип, илереп-илереп елап теркелдиләр. Әтиләр китә...

Озатучылар инде артта калгач, якыннары алдында сер бирмәскә тырышкан кырыс ирләр дә үз эчләренә бикләнеп, бертын уйланып бардылар. "Эчәсе суларыбыз эчелмичә, басасы туфракларыбызга басылмыйча, гомерләребезне кыймыйдыр Ходаем. Гомерләребезнең ничек итеп кайларда киселәсен, нинди дәһшәтләр күрәсебезне Ул үзе генә - тәкъдирләр хуҗасы гына беләдер шул", - дип уйланганнардыр алар.
Киткәннәрнең дә, калганнарның да алда әле ниләр күрәсен бер Ходай үзе генә белгәндер шул. Барлыгы 379 ир-егетен озата Кодаш һәм Кызыл Чишмә халкы бу сугышка.
Нык коралланган фашистлар өеренә каршы сугышка кызылармияче Галим Рәкыйпов 72 нче укчы полк сугышчысы булып барып керә. Әйтергә генә җиңел барып керә дип. Сугышның беренче көннәре. Дошман явына каршы барырга корал да җитенкерәми. Үзең исән калсаң, үлеп калган, я булмаса яраланып егылган сугышчының коралын алып, алга, яуга ташланырга кирәк. Ий, ул елларның михнәте! Дошман явының котырып-котырып алга ыргылуы, безнекеләрнең, берәм-берәм торак пунктларны калдырып,
чигенә баруы...
Менә беркөнне 72 нче полкны алгы сызыкка китерәләр. Ашыгып окоплар казырга әмер бирелә. Озак та үтми, немецлар безнең сугышчылар өстенә туплар, ядрәләр яудыра башлый. Пушкалар тынарга да өлгерми, дошман танклары һөҗүмгә күчә. Алар безнең сугышчылар яшеренгән окоп, чокырларга бернинди каршылыксыз диярлек килеп җитеп, юк-юк, атмыйлар, ә авыр чылбырлы тәгәрмәчләре белән исән кешеләрне өзгәли, таптый, җир белән тигезли башлыйлар... Менә шушы дошман танклары белән яуда беренче очрашу, бу коточкыч мәхшәр кызылармияче Рәкыйпов йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра калдыра.
1941 елның август ахырында Галим яраланып госпитальгә эләгә. Яралары төзәлгәч, кабат үз полкы белән сугышларда катнашуын дәвам итә. Мәскәү янындагы каты бәрелешләр, Курск Дугасындагы тиңдәшсез яулар... Һәм, ниһаять, фашистларны чигенә башларга мәҗбүр итү. Кызыл Армия бер-бер артлы шәһәр-авылларны дошманнан азат итә.
...Аяусыз сугыш дәвам итә. Исәнлеген белгертеп, Галим сугыштан хатынына хатлар яза. Җавап хатында Мәсрүрәсе аны сөендереп: "Синең исән-имин кайтуыңны без хәзер өчәү көтәбез. Синең улың Рәфкать бар!" - дип яза. Бу хат теткәләнеп беткәнче аның түш кесәсендә йөри.
Ә канкойгыч сугыш аны үз тырнакларыннан ычкындырырга теләми. Тәҗрибәле сугышчы Галим инде хәзер пулеметчы. Безнең гаскәрләр дошманны үз илләренә куа баралар.
...Боркау дигән торак пункты өчен аяусыз көрәш бара. Бу бәрелештә якташыбыз, пулеметчы Рәкыйпов батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ут позицияләрен уңышлы сайлап, дошманга каршы көчле ут ача һәм фашистларны күпләп юк итә. Торак пункты зираты янында немецларның контрһөҗүмен тоткарлый, шушы мәлдә дошманның тугыз солдатын юк итә.
1945 елның 28 февралендә атакага күтәрелгән ротаның уңышлы һөҗүмен тәэмин итә Галим. Дошманның ике ут ноктасы юкка чыгарыла. Шуның
белән ротаның куелган бурычны уңышлы башкарып чыгуын, күпме гомерләрнең өзелмәвен тәэмин итә ул. Бу күрсәткән батырлыклары өчен кызылармияче Галим Рәкыйп улы Рәкыйпов Дәүләт бүләгенә - III дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Тәкъдим ителә, ләкин ул аңа тапшырылмый кала...
1945 елның 4 мартында Галим кабат госпитальгә эләгә. Аның аркасы җиңелчә яралана, ә дошманның бер пулясы пулеметчының аягын яралап, тишеп үтеп, патроннар биреп торучы кызылармияченең тезен чәрдәкли...
Менә, ниһаять, күптән тилмереп көткән Җиңү таңы да атты! Ә югалтулар? Югалтулар котсыз күп булды, һай, күп булды шул. Якташыбыз бу таңны фашист илбасарларының үз илендә, аяклары белән Алман иленең җиренә нык басып, шушы дәһшәтле сугышта берничә мәртәбә яраланып та исән-имин калып, зур горурлык хисе белән каршы ала. "Без җиңдек! Һәм без исән! Димәк, минем кечкенә генә Кызыл Чишмә авылында калган Мәсрүрәм, кызым Миңсылу, әле мин аны бер мәртәбә дә күрмәгән улым Рәфкать һәм шушы көннән соң туачак сабыйларым кол булмаячаклар. Дагалы фашист итеге яңадан безнең җирне таптамаячак! Юл куймаячакбыз! Күпме югалтулар, күпме корбаннар таләп иткән сугышка нокта куелды!" - дип уйлый ул сөенеп.
"...Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган..." - дигәндәй, аңа да якыннары, күз нурлары янына тиз генә кайтып җитү насыйп булмаган. Сугышның беренче көннәреннән алып, туган йорт нигезенә кайтып төшкәнче 1 610 көн һәм төн ут эчендә була ул. Берничә мәртәбә яраланып та, яңадан аякка басып, яуга керерлек була. Бер генә кешенең язмышы да икенче берәүнекенә охшамый. Үзе туганчы ук язмышыбыз ләүхел-мәхфүзгә, ягъни язмышлар тактасына язылып куелган диюләрендә дә хаклык бардыр. 1945 елның көз ахырында исән-имин кайтып төшә Галим Кызыл Чишмәгә.

...Тормыш дәвам итә. Галим (рәсемдә - җәмәгате Мәсрүрә белән) колхозга атлар караучы булып эшкә урнаша. Гаиләдә бер-бер артлы тагын балалар туа: Әрҗүдә, Әбүләис, Нурислам, Назыйм. Миңсылу белән Рәфкать тә кул арасына керердәй булып үсеп киләләр. Ихатада мал-туар күп асрала. Гаиләгә "тере" акча кертү ысулларын да куллана фронтовик Галим. Каен агачыннан күмер ясап (аның мәшәкате дә аз түгел), Бөгелмәгә алып барып, сатып кайта торган булган. Бу эштә аның беренче ярдәмчесе - зур улы Рәфкать инде. Баланың беренче өйрәнгән рус сүзе дә "Угля. Кому угля?" булган. "Йортлар янына килеп җиткәч, мин яңгыравык тавыш белән шулай кычкыра идем," - дип көлеп искә ала хәзер Рәфкать абый. Гаиләдә күбрәк малайлар үсә бит. Галим абый аларны какмый-сукмый, үз үрнәгендә эш белән тәрбияләгән.
Еллар үтә бара. Фронтовик Галимнең 4 малае да армия сафларында хезмәт итеп кайтып, үз тормышларын корып, уллар, кызлар үстереп, оныклар сөеп яшиләр хәзерге вакытта. Әти-әниләре күптән вафат инде. 1984 елда әниләренең гомере өзелә, ә аңардан соң күп тә тормый, 73 яшендә Галим фронтовик та бакыйлыкка күчә. Кызганыч, алар газлы, сулы тормышны, хәзерге вакыттагы кебек сугыш ветераннарына күрсәтелгән кадер-хөрмәтне дә татый алмады шул.
2012 елның Җиңү бәйрәме алдыннан Галим абыйның Мәскәүдә яшәүче оныгы Альберт, РФ Оборона Министрлыгының үзәк архивына, бабасы турында мәгълүматлар сорап, мөрәҗәгать итә. Озак көттерми, җавап та килеп төшә. Кызылармияче, пулеметчы Рәкыйпов Галимнең III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе, ләкин ни сәбәпледер аның тапшырылмавы турында була бу мәгълүмат.
Туганнар җыелып киңәшләшәләр дә Галим абыйның Лениногорск шәһәрендә яшәүче улы Нурислам әтиләренең орденын гаиләгә кайтару өстендә эшли башлый. Зур ярдәмне аңа шәһәрнең хәрби комиссариаты күрсәтә. Менә, ниһаять, 2014 елның 22 февралендә тантаналы шартларда Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фронтовик Галимнең улы Нурисламга орден таныклыгын тапшыра (иң өстәге рәсемдә).
69 елдан соң таба бүләк, тик кызганыч, үз хуҗасын түгел, ә фронтовикның балаларын! Бу мәлләрдә инде үзе дә 60ның теге ягына чыккан ир асылының йөрәген ике нәрсә телгәли: беренчесе - үкенеч, әрнү, чөнки атасы, никадәр күп газаплы сугыш юллары үтеп, кырыкмаса кырык үлемнән котылып, шушы олы бүләкне үз куллары белән алып, күкрәгендә тоймады, ә икенчесе атасы өчен зур горурлык хисе иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса