Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ел җиңүчеләре

27 декабрь көнне Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов оешма-предприятие алдынгыларын Яңа ел белән тәбрик итте. Яңа - 2013 ел белән котлаулардан соң, хакимият башлыгы узып барган 2012 елда уңай нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын аерым хөрмәтләп, бүләкләр тапшырды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә "ТНГ-Групп" җәмгыяте...

27 декабрь көнне Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов оешма-предприятие алдынгыларын Яңа ел белән тәбрик итте.

Яңа - 2013 ел белән котлаулардан соң, хакимият башлыгы узып барган 2012 елда уңай нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын аерым хөрмәтләп, бүләкләр тапшырды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Харисов чакырылды. Аңа тантаналы шартларда Бөгелмә шәһәренең Почетлы гражданины исеме бирелде. Шулай итеп, тагын бер олпат затыбыз әлеге мактаулы исемгә лаек булды.
Алга таба тәбрикләүләр дәвам итте: төрле номинацияләрдә җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. "Ел уңышы" бүләге иясе булып Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда; "Тарихи ядкарьләребезне саклаучылар" булып якташларыбыз Анатолий Ефремов һәм Александр Винокуров; "Олимпия старты" дигәнендә "Факел" спорт-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәре, күренекле тренер Рәис Садыйков һәм шәһәребезнең 2 нче лицее физик тәрбия укытучысы Ольга Григорьева; "Ел меценаты" итеп шәһәрдә җәмәгать транспорты челтәре булдырган Сергей Минаев; "Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел предприятиесе"ндә "Медуница" сәүдә челтәре директоры Дмитрий Беспалов; "Ел банкы" номинациясендә "Ак барс банкы" ачык акционерлык җәмгыятенең Бөгелмә бүлеге директоры Илья Пупин; "Батырлык, кыюлык, намус" дигәнендә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полковник
Илдар Хөснетдинов һәм хокук саклау бүлеге хезмәткәре Андрей Калев (рәсемдә) танылдылар. Барлык җиңүчеләргә дә Диплом-
нар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы чара мәдәният бүлеге хез-мәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды һәм киләчәк Яңа елда яңа уңышларга ирешү мөмкинлекләре һәркем өчен ачык икәнлеген тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса