Эчемлек сату – җитди тема
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы һәм алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча советның зона утырышы үтте. Чарада җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе вәкилләре катнашты, ул Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә үтте. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь...
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы һәм алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча советның зона утырышы үтте. Чарада җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе вәкилләре катнашты, ул Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә үтте. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко һәм Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм башка муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре дә бар иде.
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе агымдагы ел дәвамында спиртлы эчемлекләр сата торган 9 629 объектны тикшергән. Нәтиҗәдә,спиртлы эчемлекләр базарында 1 872 тәртип бозу очрагын теркәгән, 24 миллион сумлык штраф салган. Республикада кузгалып киткән ЕГАИС системасы эше алга таба бара. Барлык 2 293 сату ноктасының 988ендә ул инде куелган. Бу юнәлеш үзенең эшен аклый. Республикага контрафакт саналган спиртлы эчемлекләр керү фактлары кимегән. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченконың сүзләрен "Татспиртпром" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ришат Хәсәнов та җөпләде.
- Без җитештергән товарның сату күләме быел бермә-бер артты. Бу ЕГАИС программасының дөрес юлда булуын аклый. Безгә табыш килә, ә республика халкы чиста продукт сатып ала дигән сүз, - диде ул.
Бу аңлашыла да. Соңгы елларда контрафакт алкоголь куллану нәтиҗәсе спиртлы эчемлекләр кулланып агуланган кешеләр саны арта бара. Шуңа күрә ТР Эчке эшләр министрлыгы алдына да зур бурычлар куелган. Республиканың һәр төбәгендә икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре эш итә. Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы көрәш идарәсе начальнигы Ринат Акчурин сүзләренә караганда, ел дәвамында 22 мең тикшерү уздырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре, 500 мең автомобильне туктатып, 201 тонна спиртлы эчемлекне кулланыштан алган.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сүзләренә караганда, спиртлы эчемлекләр сату нокталарында да тәртип бозулар шактый икән.
- Сатучылар спиртлы эчемлекләрне кичке сәгать 10нан соң да сата. Бу - зур табыш алырга тырышучылар эше. Алар, очсыз дип, читтән алынган, акциз маркалары булмаган продукцияне сатарга да читенсенеп тормый. Шуңа күрә контрольне үз өстебезгә алырга кирәк. Беренчедән, халык сәламәтлеге өчен көрәш алып барабыз, ә икенчедән, үзебездә җитештерелгән товарны сату, республика бюджетына керем кертәчәк, - ди ул.
Хәзерге вакытта 100 кешедән ким яшәгән торакларга җирле продукцияне барып сату итү махсус оештырылачак. Моннан тыш, "Алкоголь контроле" проекты эшкә керешә. Масштаблы эш, алкоголь продукциясенең сыйфатын тикшерү белән беррәттән, эчүчелеккә каршы көрәш алып барылу дәвам иттереләчәк.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа