Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

“Дөньядагы иң гүзәл зат” бәйгесе җиңүчеләренә матурлык сертификатлары тапшырылды!

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 12 кеше катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - дөньяның иң гүзәл заты булырга лаеклы кызлар һәм ханымнар. Шулай итеп, 27 март көнне конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алды,...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 12 кеше катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - дөньяның иң гүзәл заты булырга лаеклы кызлар һәм ханымнар. Шулай итеп, 27 март көнне конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алды, аңа 14 март көнне йомгак ясалды.

Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк иде:

  1. "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркеме һәм "Бөгелмә авазы" бите белән дус булырга;
  2. Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Дөньядагы иң гүзәл зат" дигән комментарий калдырырга.

Әйе, конкурска йомгак ясаганда без конкурсантларның шушы шартларны үтәү-үтәмәүләрен тикшереп чыктык һәм бераз гаҗәпкә дә калдык. Күп җанатарлар конкурс шартын үтәмәгән һәм безнең - "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркемендә тормыйлар. Димәк, мондый кешеләр калдырган комментарийлар дөрес дип саналмый.

Шулай итеп, барлык шартларны үтәп калдырылган комментарийлар саны буенча:

1 нче урында - Зилә Мәгъсумова (39 тавыш).

2 нче урында - Ксения Богданова (29 тавыш).

3 нче урында - Сабина Гафорова (24 тавыш).

Кызлар-йолдызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга кичә фотобәйгенең спонсоры - "Алина" матурлык салоныннан (Гафиятуллин урамы, 40 нчы йорт) бик шәп бүләкләр: 1 нче урынга - 1 500лек, 2 нче урынга - 1 000лек, 3 нче урынга 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары тапшырылды.

Менә ул - беренчелеккә чыгучы конкурсантыбыз Зилә Мәгъсумова (фотода - сулдан беренче). Ул шәһәребездә генә түгел, бөтен илгә танылган "ТНГ-Групп" җәмгыятендә техник булып эшли. "Дөресен генә әйткәндә, бу сертификатны сеңлем Регина Максимованың бүләге итеп кабул итәм. Чөнки бәйгегә фотомны нәкъ менә ул җибәргән, үзем белми дә калдым. Ә тавыш бирү башлангач исә, бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, дусларыбыз минем өчен тырышты. Беренчелеккә чыгармын дип һич кенә дә уйламаган идем, бу минем өчен күктән төшкән бүләк булды. Яңа иҗади уңышлар, юмарт спонсорлар һәм гадел конкурсантлар насыйп булсын сезгә", - дип елмая Зилә үзе.

Икенче урын иясе Ксения Богданова (фотода - сулдан икенче) 9 нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфында укый. Рус милләтеннән булуына да карамастан, без оештырган фотобәйгеләрдә һәрдаим актив катнаша. "Сездәге яңалыкларны татар теле укытучыларыннан беләм. "Дөньядагы иң гүзәл зат" фотобәйгесендә катнашырга да татар теле укытучысы Гөлназ Билалова этәрде. Тавыш бирүнең "ВКонтакте" социаль челтәрендә үтүе дә ошады, чөнки биредә инде берсе дә программалар белән ялган рәвештә тавышлар җыя алмый. Барысы да гадел. Бәйгеләрнең бүләкләре дә яхшы, конкурсларыгыз да кызыклы, үзенчәлекле. Шуның өчен дә сезгә олы рәхмәтләремне белдерәсем килә һәм киләчәктә тагын да үзенчәлекле яңа проектлар белән шатландырырсыз дип ышанам", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Ксения.

Өченче урынга лаек булган Сабина Гафорова - шулай ук сайтыбызда үткәрелүче һәрбер фотобәйгедә дә диярлек катнашып баручы актив кызыбыз. Хәзерге вакытта Казанда укуда булганлыктан, аның сертификатын сеңлесе Алина Гафорова (фотода - сулдан өченче) килеп алды. Сабина бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү дәвамында беренчелектә барды. "Барлык курсташларны, туганнарны, дусларны бу эшкә тарттым. Дөресен генә әйткәндә, әниемә бүләк ясау теләге көчле иде. "Алина" матурлык сертификатын минем өчен дөньядагы иң гүзәл затка тапшырасым килде. Ләкин кызганыч, дусларым конкурс шартларын үтәп бетермәгән. Ләкин мин һич кенә дә күңелемне төшермим. Алда беренче урыннар булыр әле", - ди Сабина үзе.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса