Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

ДӨНЬЯ АЛАР БЕЛӘН НУРЛЫ

Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын, елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре исә ир-атларга чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә. Гомумән, яшәешнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә - хатын-кыз аны сабый...

Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын, елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре исә ир-атларга чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә. Гомумән, яшәешнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый.
Ир-ат гаилә төзесә - хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса - хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра…
5 март көнне Казан
шәһәренең "Пирамида" мә-дәни-күңел ачу комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап ел саен уздырылучы "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" ("Женщина года. Мужчина года: женский взгляд") республика бәй-гесенең нәтиҗәләр ясауга багышланган тантаналы чарасында шәһәребез мэры урынбасары Ирина Белова җитәкчелегендә 10 ха-тын-кыздан торган безнең Бөгелмә муниципаль районы делегациясе дә катнашты.
Инде әйтеп узганыбызча, бәйгенең беренче туры - зона ярышлары февраль аенда республиканың 8 районында 10 номинация-дә үткәрелде, безнекеләр шуның дүртесендә катнашты. Жюри әгъзалары шушы номинацияләрдә иң уңган, иң булдыклы һәм иң сәләтле, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларны ачыклады.
Тантана барышында бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе башлыгы Татьяна Во-допьянова тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Чара республикабызның сәнгать осталары башкаруындагы җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса