Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Дәүләт бүләге ияләре

Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды. Лауреатлар үз бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясен тапшыру турында Указ республика Президенты тарафыннан узган елның 16 ноябрендә имзаланган. 2017 елда конкурска тәкъдим ителгән 12 эшнең 5се шушы...

Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды. Лауреатлар үз бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясен тапшыру турында Указ республика Президенты тарафыннан узган елның 16 ноябрендә имзаланган. 2017 елда конкурска тәкъдим ителгән 12 эшнең 5се шушы бүләккә лаек дип табылган.

Югары дәүләт бүләгенә ия булучы хезмәт авторлары - В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" җәмгыятенең 8 фән эшлеклесеннән торган төркем. Алар - "ТатНИПИнефть" институтыннан: директорның беренче урынбасары, техник фәннәр докторы, фәнни эш җитәкчесе Азат Зарипов; катламнарның нефть
бирүчәнлеген арттыру бүлеге җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Антон Береговой; катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру бүлегенең ятмаларда су басуны көйләү технологияләре лабораториясе мөдире, техник фәннәр кандидаты Марат Хисаметдинов; әлеге лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты Зилфира Ганиева; катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру бүлегенең суланган ятмалардан нефть алу күләмен арттыру лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты Шәүрә Рәхимова; икътисад бүлегенең нефть чыгару һәм чыганакларны эшкәртү икътисады секторы мөдире, икътисад фәннәре кандидаты Амур Яртиев. Алар белән бер төркемдә "Баулынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесенең урынбасары, баш геолог Владлен
Подавалов һәм "Елховнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Азат Хәбибрахманов та эшләгән.

Дәүләт премиясе галимнәргә "Татарстан Республикасының нефть ятмаларында нефть чыгару темпларын һәм нефть суырту күләмен арттыру өчен технологияләр комплексын эшләү һәм аларны сәнәгатькә кертү" дигән уртак хезмәтләре өчен
бирелде.

Авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган нефть запаслары - Россия нефть чыгару сәнәгате өчен потенциаль резерв. Шуның өчен дә аларны аз чыгымнар белән җир куеныннан алуга ихтыяҗ бик зур. "Татнефть" җәмгыятенең фәнни коллективы нәкъ менә шул юнәлештә гаять әһәмиятле һәм бәяләп бетергесез эш алып бара - технологияләр комплексы булдырып, аны тормышка ашыра.

Төрле композицияләр куллану ярдәмендә ятмалардан нефть чыгару технологияләрен эшләү буенча әлеге коллектив башкарган фәнни-тикшеренү эше - 2000 елда, ә авыр чыгарыла торган ресурслар юнәлеше буенча 2003 елда башланып, хәзерге вакытка хәтле дәвам итә. Фән эшлеклеләре үз хезмәтләрендә тәкъдим иткән техник-технологик алымнар "Татнефть" чыганакларында тормышка ашырылган һәм киң масштабта кулланыла. Алар горизонталь скважиналар аша катламнарга пар, эреткеч һәм төрле полимер катнашмалары кудырып, югары үзлелектәге нефтьне нәтиҗәле рәвештә чыгаруга юнәлдерелгән.

Нефть чыгаруны арттыру технологияләре комплексы Татарстан Республикасы чыганакларында тәҗрибә-сәнәгать сынауларын уңышлы үтеп, киң
масштабларда куллану алган. 2008-2016 елларда "Татнефть" җәмгыяте объектларында 4 000 скважинада тәҗрибәләр үт-кәрелгән, моның нәтиҗәсендә, 6,7 миллион тоннадан артык өстәмә күләмдә нефть чыгарылган.

Яңа технологияләр Россия Федерациясе объектларында - "Лукойл-Пермь", "Газпромнефть" җәмгыятьләре чыганакларында, шулай ук кече нефть чыгару компанияләрендә - "Кара алтын", "Татнефтепром", "Татнефть-Сама-ра" һәм башка предприятиеләрдә уңышлы кулланыла.

Үзле нефть ятмаларын эшкәртү ысулы әлеге төр нефть запасларын һәм ресурсларын үзләштерү өлкәсендә Россия Федерациясендә бердәнбер проект дип исәпләнә һәм инновацион технологияләр эшләүдә пилот проекты булып тора.

Булдырылган технологияләр һәм техник мәсьәләләрне тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 32 миллиард сум чиста керем алынган. Төп эштә һәм сервис өлкәсендә 284 яңа эш урыны булдырылган.

Югары бүләк алган "Татнефть" хезмәткәрләре коллективының фәнни-тикшеренү эше материаллары буенча 1 докторлык һәм 5 кандидатлык диссертациясе
якланган. Эш нәтиҗәләре 16 халыкара симпозиумда, Мәскәү, Казан, Уфа, Яңа Орлеан (АКШ) шәһәрләрендәге нефть конгрессларында, Казан һәм Анапа шәһәрләрендә үткән 2 Бөтенроссия, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә узган 2 региональ фәнни-техник конференцияләрдә һәм семинарларда хәбәр ителгән, 120 фәнни хезмәттә басылып чыккан. Шул исәптән 2 монографиядә, конференция материаллары - 76 мәкаләдә, "Нефтяное хозяйство", "Нефть. Газ. Новации", "Оборудование и технологии для нефтегазового комплекса", "Георесурсы" журналларында һәм башкаларда урын алган.

Сезнең казанышларыгыз - четерекле һәм киеренке хез-мәт, өзлексез тикшеренүләр нә-тиҗәсе. Дөньяның фәнни киңлегендә танылган профессио-налларыбыз, югары дәрәҗәле белгечләребез, шәһәрдәшләре-безнең уңышлары белән горурланабыз.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
/Фото - ТР рәсми сайтыннан/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса