Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Бөгелмә укучысы җиңүче булды

27-29 гыйнвар көннәрендә Татарстанда әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге олимпиадада республиканың 35 районыннан, Казан, Яр Чаллыдан килгән 8-11 сыйныфлардан 150 укучы катнашты. Олимпиада бер язма турда узды.

Катнашучыларга 5 бирем үтәргә тәкъдим ителде. Бу тестлар, аларны үтәгәндә тарихи-әдәби һәм теоретик-әдәби белемнәр кулланырга кирәк иде; аналитик бирем прозаик яки шигырь текстына тулы анализны үз эченә алды. Шулай ук иҗади бирем – текст язу иде. Катнашучыларга әдәби юнәлешләрнең берсенә багышланган әдәби музейда күргәзмә авторлары булырга һәм музей сайтына пресс-релиз язарга тәкъдим ителде.  

8 нче сыйныф укучылары бары тик ике бирем генә башкардылар: проза текстына тулы анализ һәм эссе язу.

Катнашучыларның эшләрен жюри әгъзалары бәяләде болар - Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы профессорлары һәм доцентлары.

Әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Бөгелмә районының 2 нче лицее укучысы Кирилл Вечкитов җиңүче булды.  2019-2020 уку елында әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Мәскәүдә узачак.

Фото Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса