Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чын офицерга – чын офицер бүләге

Виктор Ильич Чибизов белән без сезне ноябрь аенда таныштырган идек. Бөек Ватан сугышы ветераны ул көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Озын тормыш юлы узган шәхес ул, 50 ел дәвамында хәрби хезмәт куйган, кадровый офицер исеменә лаек булган подполковник. Аның хәрби хезмәте 1941 елның 22 июнендә башлана. Виктор Чибизов...

Виктор Ильич Чибизов белән без сезне ноябрь аенда таныштырган идек. Бөек Ватан сугышы ветераны ул көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Озын тормыш юлы узган шәхес ул, 50 ел дәвамында хәрби хезмәт куйган, кадровый офицер исеменә лаек булган подполковник. Аның хәрби хезмәте 1941 елның 22 июнендә башлана. Виктор Чибизов Кызыл Армиянең Мәскәү өлкәсендә урнашкан 767 нче зенит-артиллерия полкына эләгә, часть командиры була. Тимер характерлы, үткер күзле, үткен сүзле хәрби ил башкаласы өчен барган сугышларда катнаша, фашист илбасарларын туктату өчен бар көчен куя.

Быел Мәскәү өчен барган көрәшкә 75 ел тулды. Шул уңайдан Мәскәү мэры Сергей Собянин "75 лет битвы за Москву" дигән күкрәк билгеләре - медальләрне бу канкойгыч сугышта катнашучыларга тапшыру турында Указ чыгарды. Бүгенге көндә 19 чит илдә һәм Россиядә исән булган ветераннарның саны 10 меңгә якын. Шуларның берсе -- Виктор Чибизов. Истәлекле тамганы ветеранга: "Бүләк һәр геройга барып җитәргә тиеш!" дип, Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова тантаналы рәвештә тапшырды.

Әлеге тантанада без дә катнаштык. Бер уңайдан Бөек Ватан сугышы ветеранарын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез. 2017 елның 9 маенда кабат очрашырга язсын сезнең белән!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса