Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Чик сагында – безнең солдат

Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Мирфаяз Кашапов җитәкчелегендәге Бөгелмә делегациясе Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендәге үзләре шефлыкка алган 40274 нче номерлы хәрби частьта булып, егетләребезнең тормыш-көнкүрешләре белән танышып кайттылар.

Хакимиятнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.
Р. Йосыпов фотосы.

Быел Ватан сагына Бөгелмә муниципаль районыннан 130 егет китте. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, армия сафларына чакырылучылар арасында югары белемле һәм хәрби әзерлекле егетләр саны арта бара. Безнең егетләрнең утызы бүгенге көндә биредә - Лесной шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итә, өчесе - Президент, бишесе Преображенск полкында бурычларын үти.

Тантаналы очрашуда солдатлар хәрби присяга кабул итеп, Ватанга гадел хезмәт итәргә ант иттеләр. Чарада Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе
М. Кашапов чыгыш ясады. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов һәм шәхсән үз исеменнән хәрби хезмәтләрен үтүче егет-ләрне әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрик итте, аларга җиңел хезмәт теләде. Тантанада шулай ук "Лесной шәһәре" шәһәр округы хакимияте башлыгы Ю. Иванов та сүз алды.

Махсус билгеләнгән тиз хәрәкәт итәргә сәләтле рота чыгышы тактик сугышта төз координацияле хәрәкәтләре белән барлык ата-аналарны һәм кунакларны гаҗәпләндерде. Шулай ук хәрби техника һәм корал күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кунаклар биредә истәлеккә фотога төште. Соңрак А. Квачов җитәкчелегендәге оркестр чыгышын тыңларга мөмкин булды. Часть командиры С. Бушля сүзләре буенча: "Бу оркестр - частьның горурлыгы". Тантаналы чара иң яхшы башкарылган җыр конкурсы белән тәмамланды, аның җиңүчесе татлы бүләккә ия булды.

Матур гадәт буенча, муниципаль район башлыгы исеменнән егетләргә бүләкләр - милли ризыклар һәм кырыну җыелмасы өләшенде. Моннан тыш, частьта хезмәт итүче барлык солдатларга күчтәнәчләр - берничә килограмм сыр һәм май тапшырылды.
Солдатлар яшәүче казармаларда - чисталык һәм тәртип. Быел аларның кер юу машиналары да барлыкка килгән. Ял бүлмәләре бар, анда һәрбер егетнең телевизор карарга яки газета укырга (егетләрнең сүзләренә караганда, моңа вакыт бик аз кала) мөмкинлеге бар. Часть җитәкчелеге якын арада ашханәгә плазмалы телевизорлар куярга ниятли. Бу гамәл солдатлар аш өстәле артында музыка белән ләззәтләнсеннәр өчен эшләнә.

Әлбәттә инде, солдатлар өчен әти-әниләре һәм якыннары белән очрашу - чараның иң мөһим өлеше. Егетләрнең сүзләре буенча, алар үзләрен туган Бөгелмәгә кайтып килгән кебек хис иткәннәр һәм якыннары белән очрашуга чиксез шатланганнар.
Русланнның әти-әнисе - Алла һәм Фәрит Нургалиевлар хәрби частька килүләре өчен чиксез шат. Аларның сөйләгәннәре буенча, малайларына хезмәт итү урыны бик ошаган. Хәрби тәртипкә бик җитди караулары яхшы сизелә. Якыннары улларына китәр алдыннан уңышлар теләделәр.
Айрат Әбдерәхимов янына әнисе кунакка килгән иде. Егет Лениногорск нефть техникумын тәмамлаган. Казанда ике көн торганнан соң, аны Леснойга билгелиләр. Бирегә эләгүенә бик шат. "Яхшы ашаталар, ял көннәрендә кинофильмнар карыйбыз һәм шәһәргә йөрергә чыгабыз", - ди ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөгелмә шәһәре - бөтен Россия күләмендә Лесной шәһәрендә шефлыкка алган хәрби частька системалы төстә үзәкләштерелгән барулар оештырган бердәнбер төбәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса