Чәчү башланды
Бөгелмә муниципаль районының өч хуҗалы-гы чәчү эшенә керешкән. "Бөгелмә продкорпорациясе", "Карабаш-АгроСервис", "Подгорный" җәмгыятьлә-ренең машина-трактор паркында үз чира-тын көтеп яткан чәчү агрегатлары, трактор-ларга да кузгалырга вакыт җитте. Бу җәм-гыятьләр иртә өлгерә торган арпа чәчүгә тотынган.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: "Карабаш-АгроСервис" җәмгыяте механизаторы Рамис Фазылов.
Газетабызда инде хәбәр ителгәнчә, "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыяте җир эшләренә берен-челәрдән булып кереште. Алар 250 гектарда уҗым (11 процент), 650 гектарда күпьеллык үләннәрне (46 процент) тукландырган. Күпьеллык үләннәрнең 32 проценты тырмаланган, бу 450 гектар җир дигән сүз. Әлеге җәмгыять артыннан башка хуҗалыклар да уҗымнар-ны тукландыруга керешкән.
17 апрель көнне "Ка-рабаш-АгроСервис" җәм-гыяте арпа чәчү эшләрен башлап җибәргән. Алар барлыгы 600 гектар җиргә арпа белән бодай чәчәргә планлаштыра. "Эшчеләр, әлбәттә, җитәрлек түгел. Студентлар белән эшләү үзе бер җаваплылык таләп итә, шуңа күрә аларны сирәк җәлеп итәбез. Кыр эшләре барышында берничә студент практика уза. Техника, иске булуга карамастан, җитәрлек күләмдә, эшче кө-чебез дә бар", - дип белдерде "Карабаш-АгроСервис" җәмгыяте директоры Айнур Насыйбуллин. Әлеге җәмгыятьтә җирләрне тырмалау эшләренең үтәлеше - барлыгы 12 процент.
"Подгорный" җәмгыя-тендә дә язгы кыр эшләре гөрләп бара. Алар күпь-еллык үләннәрне тукландыруны 100 процентка үтәгән, барлыгы 600 гектар җир эшкәрткән. Тырмалау эше исә 50 процентка үтәлгән. Тагын 300 гектар мәйдан-да күпьеллык үләннәрне эшкәртү эшләре алда әле.
"М.Җәлил исемендәге" авыл хуҗалыгы җәмгыяте күпьеллык үләннәрне тук-ландыруны да, тырмалауны да 43 процентка үтәгән.
Бөгелмә районы җир-ләрендә барлыгы 41,6 мең гектар җирдә сабан культуралары чәчелергә тиеш. Шул исәптән язгы бөр-теклеләрне 23,2 гектарда чәчү каралган.
Гомумән, район буенча 10607 гектар уҗым тукландырылырга тиеш, әлегә эшләр бары тик 2 процентка гына үтәлгән. Күпьеллык үләннәрнең 23 проценты тукландырылган, 7694 гектар җирнең 1750се эш-ләнгән. Шулай ук аларны тырмалау 16 процентка, 1255 гектарда башкарылган. Җирләрнең сөрелүе әлегә нибары 1 процентка үтәлгән, 42734 гектарның 350се эшкәртелгән.
Шәһәр һәм район җи-тәкчеләре тарафыннан язгы чәчү эшләре барышын контрольдә тоту өчен һәр-бер хуҗалыкка җаваплы затлар билгеләнгән. Алар-ның бурычы, көн саен кырга чыгып, эш барышын һәм аның сыйфатын тикшерүдән гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа