Бәйрәмгә рәхим итегез!
Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары! 2013 елның 24 август көнне һәммәгезне дә Татарстан Республикасы көненә, Шәһәр көненә, Татарстан нефте чыга башлауга - 70, "ТНГ-Групп" җәмгыяте оешуга 60 ел тулу вакыйгаларына багышланган бәйрәмгә чакырабыз!
"ЭНЕРГЕТИК" СТАДИОНЫНДА
Сәгать 10да:
*Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышы төбәкләрендә яшәп иҗат итүче рәссамнарның картиналарыннан күргәзмә.
*Ярослав Гашекның тууына 130 ел тулуга багышланган интерактив күргәзмә.
*"Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары экспозициясе" - күргәзмә.
*"Спорт - яшәү формуласы". Якташларыбызның спорт казанышлары күргәзмәсе.
*"Музыкаль олимп" - концерт мәйданчыгында махсус программа.
*"Нәни леди" - яшь модельләр чыгышы - бәйрәм дефилесы.
*"Җәйнең бар төсләре балкышы" - чәчәкләр экспозицияләре күргәзмәсе.
*Җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыяте бүлекчәләренең театральләштерелгән шәһәрчеге (запас футбол мәйданында).
Сәгать 11дә:
*"Туган шәһәремнең күптөрле балкышы" бәйрәмен тантаналы ачу.
Сәгать 12дә:
*"Казан егетләре" төркеме чыгышы (Казан шәһәре).
*Алексей Брянцев чыгышы (Мәскәү шәһәре).
БАЛАЛАР ПАРКЫНДА
16 сәгатьтә:
* "Гүзәл паркта күңелле бәйрәм" - күңел ачу программасы.
* "Сиңа, туган шәһәр, безнең җырларыбыз!" - бәйрәм концерты, бию мәйданчыгында күңел ачу.
"ЭНЕРГЕТИК" СТАДИОНЫНДА
18 сәгатьтә:
"Хәерле кич, Бөгелмә!" - күңел ачу программасы.
19 сәгатьтә :
"ТОЛЬЯТТИ ТРЮК" автомотокаскадёрларының "Автородео" шоу-программасы төркеме чыгышлары.
20 сәгатьтә:
"Рефлекс" төркеме чыгышы (Мәскәү шәһәре).
21 сәгатьтә:
Бәйрәм фейерверкы.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа