Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бәйрәм белән!

Кадерле һəм сөйкемле хатын-кызлар! Сезне чын күңелемнəн якты Яз бəйрəме белəн котлыйм! Тумыштан ук килгəн сизгер күңеллелек, кайгыртучанлык, җан җылысы өлəшə алу сыйфатларына ия булуыгыз белəн сокландырып, тирə-юнегездə гармония тудырасыз, дөньяны ямьлисез, яшəүне мəгънəле итəсез, ир-егетлəрне игелекле эшлəргə рухландырасыз, алга өндисез. Чиксез сабырлыкка, табигый интуициягезгə, тормышта туплаган зирəклегегезгə күрə, сез...

Кадерле һəм сөйкемле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелемнəн якты Яз бəйрəме белəн котлыйм! Тумыштан ук килгəн сизгер күңеллелек, кайгыртучанлык, җан җылысы өлəшə алу сыйфатларына ия булуыгыз белəн сокландырып, тирə-юнегездə гармония тудырасыз, дөньяны ямьлисез, яшəүне мəгънəле итəсез, ир-егетлəрне игелекле эшлəргə рухландырасыз, алга өндисез. Чиксез сабырлыкка, табигый интуициягезгə, тормышта туплаган зирəклегегезгə күрə, сез һөнəри дөньягызда - эштə дə зур үрлəр яулыйсыз, якыннарыгыз турында кайгыртып яшисез, аларның шатлыкларында, борчуларын да уртаклашасыз. Барысы өчен дə рəхмəт əйтеп, үзегезгə дə якты мəхəббəт, тормышта шатлыклар, бəхет телəргə рөхсəт итегез! Йортыгыз нурлы кояш, шат авазлар, күңел күтəренкелеге белəн һəрвакыт тулып, балкып торсын!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмə муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмə шəһəре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса