Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле якташлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм - күп михнәтләр кичергән халкымның шатлыгын да, күз яшьләрен дә, югалтулар газабын да үзенә сыйдырган көн. кешеләрнең тыныч тормышы: рәхәтләнеп эшләү, үз йортыңда иминлек булдыра алу, балаларның шат көлү авазларын ишетү мөмкинлегенең нинди кыйммәт...

Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле якташлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм - күп михнәтләр кичергән халкымның шатлыгын да, күз яшьләрен дә, югалтулар газабын да үзенә сыйдырган көн. кешеләрнең тыныч тормышы: рәхәтләнеп эшләү, үз йортыңда иминлек булдыра алу, балаларның шат көлү авазларын ишетү мөмкинлегенең нинди кыйммәт бәягә төшкәнлеген искә төшерә торган көн бу.

Каһарманнар турындагы истәлекләрне еллар, дистә еллар аша саклап килеп, бүген без тыл хезмәтчәннәре, сугышчыларның толлары, ятим балалары - үз халкының данын күтәрүгә өлеш керткән һәрбер кеше каршында баш иябез. Яшәвенең соңгы минутларынача хәрби антына тугры булган, Ватаныбыз азатлыгы хакына гомерләрен биргән сугышчылар турындагы хатирәләрне кадерләп саклыйбыз. Фронт - фидакарьлек һәм каһарманлык кыры, әмма тылда икмәк, кием-салым әзерләү, металл, корал - алардан башка Бөек Җиңү була алмый торган һәрбер нәрсәне әзерләү-җитештерү өчен барган көрәш тә киеренкелеге ягыннан фронттан һич калышмаган. Бүген исә янәшәбездә яшәүче ветераннар турында онытмау бик мөһим. Аларның сафлары торган саен сирәгәя бара. Ә безнең игътибар, җылы сүз, эшлекле ярдәм, кешелекле мөнәсәбәт аларга яңа көч биреп, гомерләрен озайта ала. Ул елларның каһарманнарына, көчле затларга мөрәҗәгать итеп, аларның һәммәсенә һәм шулай ук барлык бөгелмәләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч һәм имин тормышта яшәү шатлыгы телим!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса