Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Быел бигрәк тә начар

Яз - табигатьнең матурлыгын күрсәтсә, ә менә юллар, киресенчә, бөтен кимчелекләрне ачып салып, юл хезмәткәрләренең, ягъни юлларыбызны тәртиптә тотарга алынган затларның булдыксызлыгына ишарәли.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Көзен кар каплагач тигез генә шикелле булып күренгән юллар хәзер ак "юрганын салгач", болай да була ала икән дип аптырарлык хәлдә. Мисалга күптән "чәйнәлеп" килгән редакция янын - Карл Маркс урамын гына алыйк. Анда бүген автомобильдә йөрү теләген юкка чыгарырлык дәрәҗәдә начар. Шоферларга гына түгел, җәяүлеләргә дә кыен, чөнки машинаның көпчәге чокырга төшкәндә 2-3 метрга кадәр ераклыкка чәчрәгән пычрак "душ"та коенасы килми бит. Шуңа күрә дә шәхсән мин үзем тизлек режимын сакламыйча килгән автомобильне күрсәм, читкә чыгып басам да бармак яныйм, яисә йодрык күрсәтәм. Нишлисең, башкача булмый, тротуар юк та юк инде, ике-өч зарплатаны кушып алган пәлтәне дә бер кию белән чыгарып ташлыйсы килми бит.

Некрасов һәм К. Маркс урамнары чатындагы күңелсез хәл турында газетабызның җомга санында язып чыккан идек. Ә менә дүшәмбе көнне анда инде "Газель" кереп батты (рәсемдә). Шулай ук алдагы көпчәкләре белән бөтенләй диярлек төшеп киткән. "Үзем тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел" дигәндәй, җитәкчеләребез дә шулай уйлый бугай, юлны төзәтү түгел, ичмасам, газета материалына игътибар итеп, килеп тә карамадылар. Кайсыдыр урыныбыз "кычыткан"га түгел, проблемалы ситуацияләрдә бер-беребезгә ярдәм итик дип язабыз да бит, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса