Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әбунәчеләребезгә – бүләкләр

Агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясе кысаларында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте әбунәчеләр өчен "Ipad за подписку!" акциясен оештырды.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Республика күләмендә уздырылган акциядә 120 кеше катнашып, бүләккә ия булган 50 әбунәче исемлегендә ике райондашыбыз - гомерләрен балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган мөхтәрәм затлар: Карабаштан Әлфизә Сәгъдиева (рәсемдә) һәм Бөгелмәдән Сиринә Хәмидуллина да бар. Аларга Казаннан истәлеккә бүләкләр (китаплар) җибәрделәр. 20 августта призлар ияләренә тапшырылды.
Әлфизә ханым "Бөгелмә авазы" газетасын бу якларга күчеп килгәннән бирле - 1995 елдан алдыра. Шул ук вакытта аның укучылары безнең даими язучыларыбыз да - күп тапкырлар "Энҗе бөртеге" бәйгесенең җиңүчеләре дә булдылар. Укырга яратучы, ил-көн, район-республика яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдар булырга, халкыбызның гореф-гадәтләрен сакларга, белемен һәрдаим камилләштерергә омтылучы, сәламәт яшәү рәвешен үз итүче, бакчада гөлләр үстерергә яратучы мөгаллимә барлыгы
7 - 8 басма алдыра. "Газета-журналлар килми торса, эчем поша башлый, кайвакыт күңелемә хуш килгән язмаларны 2 - 3 тапкыр да укып чыгам. "Бөгелмә авазы" газетасын да яратып укыйм. Яңалыклардан хәбәрдар булыр, дин-әхлакка кагылышлы язмаларны укып ил-һамлану өчен дә җирле басмабыз бик кирәк", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Әлфизә Сәгъдиева.
Сиринә Хәмидуллина - шулай ук иҗат иясе. Укырга, шигырьләр язарга ярата, моңа укучыларын да өйрәтә, өнди. "Газетаны яратып укыйм һәм яратып язам. Әгәр дә газета битләрендә шигырьләрем, язмаларым чыкса, бу минем өчен зур сөенеч, вакыйга. Басманы күршеләремә, дус-ишләремә дә яздырам", - ди Сиринә Марс кызы.
Бүләкләнүчеләр көтмәгәндә күктән төшкә бүләккә бик сөенделәр һәм әлеге акцияне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Сүз уңаеннан. Алдагы 2015 елның I яртысы өчен газетабызга язылу башланды инде. Бәяләр үзгәрешсез. Бар чыгымнарны ел ахырына "өеп" калдырганчы, хәзер үк газетага язылып куя аласыз. Һәрвакыт бергә булыйк, тугры әбунәчеләребез! Сез безгә бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса