Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Бугульминская газета”ның элеккеге баш мөхәррире вафат

Кичә, 23 ноябрьдә, талантлы журналист, искиткеч актив кеше һәм зирәк остаз Владимир Изергин вафат булды. Аңа 69 яшь иде.

Владимир Николаевич 1951 елның 3 июлендә Киров өлкәсенең Немский районы Марково авылында туа. Мәктәптән соң Киров политехника институтына укырга керә, бер үк вакытта Вятка Аланы (Вятская Поляна) машина төзелеше заводында мотороллерлар өчен двигательләр җыючы слесарь булып эшли.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Уку елларында республика һәм үзәк вакытлы матбугатта язмалары актив басылып тора.

Үз вакытында Владимир Николаевич Комсомолец Татарии яшьләр газетасы бүлеген җитәкли. Советская Татариянең махсус корреспонденты булып эшли. 1989-1991 елларда Татарстан Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре вазыйфасын башкара. Бер үк вакытта Татарстан, Чувашстан һәм Удмуртия буенча ТАССның штаттан тыш хәбәрчесе дә була. Правда, Труд, Известия газеталарында, илнең тармак газеталарында һәм журналларында басыла.

Бөгелмәгә күчкәннән соң В. Изергин “Ленин знамя” район газетасын (1983 елдан), “Бөгелмә-РТВ” редакцион төркемен (1991 елдан) җитәкли, 2004-2014 елларда “Бугульминсая газета”ның баш мөхәррире була, ТР Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлегенә рәислек итә.

Владимир Изергин – Спасибо! Рахмат!, Без комментариев, На высоком месте” җыентыкларындагы күп кенә очерк һәм язмалар авторы да.  Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Владимир Николаевич киң карашлы, укымышлы, бик тә аралашучан кеше һәм ул үзенең тынгысыз һөнәрен бернигә дә алыштырмас журналист иде. Аның белән әңгәмәләр каләмдәшләрен дә рухи яктан баета иде. Ул дөреслекне яклады, турысын әйтте һәм язды, шәһәребездә һәм районда булган вакыйгаларга үзенчә йогынты ясарга тырышты.

Редакция хезмәткәрләре Владимир Николаевич Изергинның вакытсыз вафат булуын тирән кайгыда кичерәләр һәм аның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса