Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүгенге көн батырлары

Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программасы бар көченә эшләп килә. Безнең район авылларында да, эш юк дип, кул кушырып утырмыйча, үз хуҗалыкларын үстерү өчен тырышучылар бар. Зеленая Роща авылында андый шәхси хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр саны - өчәү. 19 гыйнвар көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Бөгелмә муниципаль...

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Айдар Сөләйманов хуҗалыгында 85 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 65е - савым сыерлар. Иван Решетников һәм Евгений Насонов фермаларында - унар баш мөгезле эре терлек, аларның өчесе - савым сыер. Пет-ровка авылында Рәшит Рахманов каз фермасы тота. Аның хуҗалыгында сигез меңгә якын каз исәпләнә.

Бөгелмә районында барлыгы 20 гаилә фермасы бар, аларда 672 баш эре терлек, шулар исәбендә 194 сыер, 164 дуңгыз, 771 сарык һәм кәҗә, 29 ат исәпләнә. "Үз эшләрен башлап җибә-рүдән курыкмаган бу кешеләрне үрнәк итеп куярлык, башкалар да аларга карап, эшкә тотынырлар, буш яткан ферма биналары яңадан үз көченә эшли башлар", - диде Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Николай Бородин. Андый кешеләрне дәүләт ярдәменнән ташламый, махсус программалар эшләп килә.

Бүгенге көндә районыбызда 34 миллион сумга 16 ферма төзекләндерел-гән. Шул сумманың 5,5 миллионы - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм җирле муниципалитет ярдәме. Хуҗалык тотуның кече формаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән программа буенча терлек алу һәм аларны асрау урыны булдыру өчен субсидияле кредит бирелә. Шулай ук югары технология-ле гаилә хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән программа да эшләп килә. Ул программа буенча җиһазлар бәясенең яртысы каплана, алынган терлек бәясе компенсацияләнә, ферма тирәсендәге территорияләр төзекләндерелә, бинаны төзүгә һәм төзекләндерүгә киткән чыгымнарның бер өлеше компенсацияләнә. Тагын "Лизинг-грант", үз эшеңне булдыру (самозанятость), терлек азыгы белән тәэмин итү, авыл туризмы программалары да эшли. 2012 елдан югары уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгы эшенә керешүчеләргә 100 мең сум күтәрелеш (техникумнан соң - 50 мең сум) акчасы биреләчәк һәм ике ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: хуҗалыгы Илдус Касымов гаилә фермасы авыл зеленая роща