Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бу матурлык бик кирәк сиңа да, миңа да

21 июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә төрле мәсьәләләр каралды: күпфатирлы йортларны һәм мәктәпләрне ремонтлау, "Народный контроль" эшчәнлеге, ишле гаиләләрне бушлай җир белән тәэмин итүнең барышы һ.б.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары.

ТР архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республика буенча программага алынган 340 йортта төзекләндерү эшләренең төгәлләнүен хәбәр итте. 63 йортны Дәүләт торак инспекциясе кабул итеп алган.

20 июльгә булган мәгълүматларга караганда, 3947 йортка проект-смета документлары әзерләнгән, 3718 йортта - фасад газүткәргечләре төзү буенча, 3390 йортта - эчке газ системасын, 2492 йортта җылылык системасын монтажлау эшләре башкарылган.

Йортларга капиталь ремонт уздыру турында 2012 елга алынган план буенча Бөгелмә муниципаль җирлегендә 50 күпфатирлы йортта төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш булып, бүгенге көнгә барлык йортларда бу эш бара. 13 йортта инде ремонт тәмамланган, ә менә шуларның нибары 5есе генә Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 33,86 миллион сум акча күчерелгән, бу лимитның 68,8 проценты дигән сүз. 20 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, башкарылган эш күләме 157,38 миллион сум (81 процент) тәшкил итә. КС-2 формасы буенча 66,4 миллион сумлык акт төзелгән.

Бөгелмә муниципаль районында 12 идарәче компания эшчәнлек алып бара. Шулар тарафыннан 12 web-кабинет алынган һәм июль ае өчен 11 чагыштыру акты төзелгән. Дәүләт инвестицияле төзелеш идарәсе счетына гражданнардан 47,26 миллион сум (план буенча - 43,12 миллион сум) акча кергән.
Ике контурлы казаннар урнаштыру программасы буенча быел 350 фатирда бу эш башкарылырга тиеш, бүгенге көнгә нәкъ шул санда гаризалар һәм килешүләр җыелган инде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү буенча 2012-2016 елларга, 7 районнан кала (ул исемлектә Бөгелмә дә бар), барлык муниципаль берәмлекләрдә дә кадрларны әзерләү программалары төзелгән. Республика күләмендә 635 эшче-белгечнең белемен күтәрүгә (Бөгелмәдән - 14 кеше) заявка алынган.

"Народный контроль" эшчәнлегенә килгәндә, бүгенге көнгә республикада системага 1784 заявка килгән, аларны җәмгысе 30 мең-нән артык кулланучы хуплый. Системага кереп, үз фикерен әйтүче кулланучыларның күплеге буенча Бөгелмә (1190 кеше) республикада өченче урында тора икән. 470кә якын сорау хәл ителгән, 300е исә мотивлаштырып кире кагылган. Ә менә 800 запрос айга якын инде үзенең чишелешен көтә.

Электрон мәгълүмат алмашу системасына 12 бөгелмәледән сорау алынган һәм аларның барысы да мотивлаштырып кире кагылган. Чөнки, муниципали-тетның информатизация бүлеге җитәкчесе Руслан Мәсәлимов әй-түенчә, бу сораулар йорт кенәгәсеннән күчермә алу турында. Сессия карары нигезендә, бу хезмәтләр түләүле.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкче-белгечләрне "Народный контроль" һәм ведомствоара мәгълүмат алмашу электрон системасы эшчәнлеге турында һәр атнаны киңәшмә уздырылачагы турында кисәтте һәм "Народный контроль"гә килгән сорауларны чишүне бер айга кадәр сузмаска киңәш итте.

Ә капремонт мәсьәләсенә килгәндә, муниципаль район башлыгы җаваплы җитәкчеләр алдына документларны әзерләү эшен ике атна дәвамында төгәлләү бурычын куйды.

Шәһәребезнең Кызыл Армия урамындагы 51 нче йортны (ул "Уют" ширкәте карамагында, җитәкчесе - Олга Зубарева) "Жилсервис" (җитәкчесе - Ирек Низамиев) төзекләндерә.

80 нче еллар башында торгызылган эре панельле соры йортны баштанаяк ремонтлыйлар: түбәсе ябылган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, бүгенге көндә биредә төзүчеләр өр-яңа технология белән заманча материаллар ярдәмендә фасадны җылыталар. Йортның әзер өлешен карагач, шәхсән үземдә бу йортта торучылардан бераз көнләшү хисләре дә туды, чөнки эш төгәлләнгәч, ул тирә-юньне бизәп торучы искиткеч матур өйгә әвереләчәк бит . Эшчеләр әйтүенчә, фасадны җылытып бетергәч, балконнарны да тышлаячаклар икән әле.

Капиталь ремонт барган арада "Уют" малярлары Флюра Бадыйкова белән Ольга Шатохина подъездларны тәртипкә китерәләр: идәннәрен тигезлиләр, буяу эшләре башкаралар (өстәге рәсемдә). Аларның эшенә карап, афәрин, булдырасыз, диясе килде.
Ә безгә, шәһәрдәшләр, бу мөһим программаның дәвам итеп, ремонт эшләренең без яши торган йортларга да килеп җитүен теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса