Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бу көннәрдә Бөгелмәнең 1 520 гаиләсе «ЯрдәмЯнәшә! ПомощьРядом!» хәрәкәте кысаларында, азык-төлек җыелмалары ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада «ЯрдәмЯнәшә! ПомощьРядом!» дигән хәйрия акциясе старт алды – республиканың авыр хәлдә булган 55 мең гаиләсе өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнде.

Алар арасында – 1 520 бөгелмәле. Азык-төлек җыелмалары Бөгелмәгә 1 май көнне килде. Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы дүрт тапкыр китереләчәк. Җыелмага ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә. 
Азык-төлекне алучылар исемлегендә – керемнәре җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалар,   ялгыз пенсионерлар һәм әти-әниләре пандемиядән аеруча зыян күргән тармаклардагы шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән балалар. 
Моннан тыш, ярдәм җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә, ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөргән, опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә дә бирелә. 
Волонтерлар беренче җыелмаларны гаиләләргә илтеп тапшырды инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса