Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Биредә – хезмәт романы… (+ФОТОЛАР)

Бүгенге көндә "Мәдәният учагы сүнә, җырлап-биеп йөрүчеләр саны азая", - дип фикер йөртүчеләргә минем үз җавабым бар. Әйе, "Бөгелмәдә күңел ачып йөрер җир аз, төп мәдәният биналары буш тора, ә Яшьләр сарае ремонтта", - дип бигрәк тә яшьләр зарланырга ярата. Ә менә "ТНГ-Универсал" җәмгыятендә эшләүче коллектив моңа капма-каршы җавап тапкан....

Бүгенге көндә "Мәдәният учагы сүнә, җырлап-биеп йөрүчеләр саны азая", - дип фикер йөртүчеләргә минем үз җавабым бар. Әйе, "Бөгелмәдә күңел ачып йөрер җир аз, төп мәдәният биналары буш тора, ә Яшьләр сарае ремонтта", - дип бигрәк тә яшьләр зарланырга ярата. Ә менә "ТНГ-Универсал" җәмгыятендә эшләүче коллектив моңа капма-каршы җавап тапкан. Алар бииләр дә, җырлыйлар да. Үзләренең үзешчән коллективлары оешкан. Монда "Хезмәт романы" чуала, үз "кухня"лары да бар. Ә хәзер бу турыда - тулырак.

Үзешәннәрнең оешып китүе "ТНГ-Групп" җәмгыяте белән бәйле. Аның составында эшләүче 15тән артык җәмгыять үзешчәннәре, җыелышып, үзара көч сынашырга ярата. Биредә бәйрәмнәр дә еш оештырыла. Бу - Нефтьчеләр, Гаилә көннәре һ.б. Менә шунда иҗат коллективлары үз осталыгын күрсәтә дә инде. "ТНГ-Универсал" коллективы - осталар рәтендә.

- Без елына ике тапкыр әлеге чараларда катнашабыз. Күптән түгел Нефтьчеләр көнен билгеләп үттек, анда безнең ачып биргән темабыз иң актуаль булуы өчен аерым билгеләп үтелде. Тема итеп безнең үзешчән коллективы "Кухня" сериалын сайлап алды һәм оттырмады. Аның аша без "ТНГ-Универсал" җәмгыятенең "кухнясын"ның, ягъни эшенең асылын ачтык. Ни белән шөгыльләнгәнебезне, ниләр җитештергәнебезне күрсәттек. Пешекче, официант, гурманнар роленә кердек, - ди Оксана Кислер.

- Без мюзиклллар куярга яратабыз. Декорацияләрне үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Мәсәлән, Нефтьчеләр көненә иске мичкәләрдән нефть савытлары ясадык. Кулдан ясалган вагон-йортыбыз да бар. Темаларны тормыштан, кызыклыларын сайлап алабыз. Бәйрәмнәрдә без башка оешма коллективлары белән ярышабыз. Чыгыш ясау өчен һәр коллективка 4-5 минут вакыт бирелә. Узган елны Гаилә көнендә "Служебный роман" фильмыннан бер өзек алып, аны үзебезнең темага үзгәрттек. "Мымра" дип йөри торган начальникка матур хатын-кыз итеге урынына, геофизиклар кия торган махсус итек кидердек. Бик кызык килеп чыкты. Ә "Новосельцев" белән "Мымра"ның очрашу кичәсе өстәленә, совет заманындагы кебек, тозлаган кыяр, тозлы балык, сало, винегрет куйдык. Күңелле булды, - ди Лина Бурашникова.

- Коллективыбыз бердәм. Баштарак үзешчән сәнгатьтә "ыңырашып" кына катнашканнар да, хәзер анда зур теләк белән йөри. Безнең директорыбыз Эльдар Әсәдуллин да мюзиклларда катнаша. Күптән түгел чегән таборын сәхнәләштергән идек, ул "барон"ны уйнады, - ди оешманың профком рәисе Риваль Зарипов безнең сүзгә кушылып.

Иҗат коллективының умыртка сөяге булып Лина Бурашникова (техник), Оксана Кислер (инженер-электрчы) һәм профком рәисе Риваль Зарипов тора. "Генераторлары" - Лина, Оксана - сценарийлар язучы, ә Риваль финанс өлешен чишүче һәм декорацияләрне әзерләп, чара буласы урынга илтеп җиткерүче икән.

Идея бирүче уйлап табучыларга тынгы юк. Күңел ачарлык чара оештырырга кушсалар, алар беренче рәттә. "ТНГ-Универсал" җәмгыятендә үз хезмәткәрләренең балалары турында да кайгырталар. Традициягә кергән яңа ел бәйрәмнәре дисеңме, җәйге чорда оештырылган экскурсияләр дисеңме...

- Балаларга бик ошый. Алар цехларны карап йөри, моннан тыш төрле темаларга багышланган бәйгеләр, ярышлар да оештырабыз. Ә чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы ролен без башкарабыз инде. Костюмнарны "Торнакай" балалар бакчасыннан, Техника йортыннан алып торабыз, - ди Лина.

Былтыр "ТНГ-Универсал" җәмгыяте үзенең 10 еллыгын билгеләп үткән. Хәзер ул көн коллективта Оешма көне булып билгеләнә икән. "Үзешчәннәр анда да җыр-бию белән күңел ача", - ди кызлар.

Бүгенге көндә иҗат осталары ноябрь аенда узачак Гаилә көненә әзерлек башлап җибәргән. Сайлаган темаларын сер итеп саклыйлар. Интрига ясый беләләр инде үзләре. Инде бүгеннән аларның чыгышына, качып кына булса да, күз саласы килә...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса