Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бәхетегез артып торсын!

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәр кунаклары! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Һәммәгезне дә Яңа елның гүзәл бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм! Яңа ел - шатлыклар көтә һәм күңелләрдә якты өметләр уяна торган вакыт ул. Без аны бары тик бәхеткә юрап, яхшы якка үзгәрешләр булачагына зур ышанычлар белән каршы алабыз.

Узган 2014 ел сәяси, икътисади вакыйгаларга бик бай булды, тормышыбызны күп кенә якты мизгелләр белән баетты, яңа казанышлар һәм уңышлар бүләк итте, Бөгелмә муниципаль районы тарихында да якты эзләр калдырды.
Алда безне Яңа 2015 ел көтә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгесе астында узачак. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында явыз дошманны җиңүгә бөгелмәләр фронтта да, тылда да үзләреннән биниһая өлеш керттеләр. Юбилей датасын лаеклы төстә билгеләп үтү - безнең ветераннар каршындагы әхлакый бурычыбыз ул.
Кадерле якташлар! Киләсе елда узган 2014тә яулаган биеклекләрне һәм ирешелгән казанышларны саклап калырга һәм тагын да арттырырга насыйп булсын, игелекле уй-ниятләрегезнең барысы да гамәлгә ашсын!
Сезгә ихлас йөрәктән тынычлык, иминлек, игелек һәм шәфкать, сәламәтлек һәм уңышлар, бәхет һәм шатлыклар телим!
Тирән ихтирам белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
ТР Дәүләт Советы депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса