Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бәхет-шатлык керсен һәр йортка!

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар! Якынлашып килүче бәйрәм - Яңа 2015 ел уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! Үтеп баручы ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен бик киеренке һәм нәтиҗәле булды. Планлаштырылган барлык җитештерү мәсьәләләре һәм социаль программалар тулы күләмдә үтәлде. Компания башкарган уңай күрсәткечләргә тулы коллективның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирештек....

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар! Якынлашып килүче бәйрәм - Яңа 2015 ел уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
Үтеп баручы ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен бик киеренке һәм нәтиҗәле булды. Планлаштырылган барлык җитештерү мәсьәләләре һәм социаль программалар тулы күләмдә үтәлде. Компания башкарган уңай күрсәткечләргә тулы коллективның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирештек.
Гомуми тырышлыкның төп нәтиҗәсе - "ТНГ-Групп" оешмасы илдә әйдәп баручы нефть сервисы компаниясе булып кала бирә һәм шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз тормышын яхшыртуга да үзеннән саллы өлеш кертә.
Бу көннәрдә бөтен Җир шарында бәхет һәм шатлык рухы хөкем сөрә. Яңа 2015 ел гаиләләрегезгә бәхет һәм шатлыклар алып килсен.
Йортларыгызда тынычлык, эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән барыгызны да!
Ринат ХАРИСОВ,
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ
генераль директоры,
"Бөгелмә" эшлеклеләр клубы президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса