Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады.
Әмма ут-күршебез Баулы шәһәрендә коронавирус белән авыруның бер очрагы бар.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йогышы белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән:
Яңа ачыкланган очраклардан:
11 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 28 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 10, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 29.
Алар:
18 яшькәчә - 2
18 яшьтән 30 яшькәчә - 2
30 яшьтән 50 яшькәчә - 18
50 яшьтән 60 яшькәчә - 6
60 яшьтән 70 яшькәчә - 9
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
Казанда - 18
Яр Чаллыда - 6
Әгерҗе районында – 2
Тәтеш районында – 2
Лаеш районында – 3
Түбән Камада – 5
Алабугада – 1
Биектауда – 1
Баулыда – 1
Хөрмәтле якташлар! Әле чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда, өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Өйдә тору – чирдән котыллуга тиң. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа