Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бүген Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

Татарстанның беренче вице-премьеры "яңа идеяләр тудыручылар" үз хезмәтләре белән кешеләрнең тормышын "уңайлырак һәм кызыклырак" итәләр, диде. Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән "барлык уйлап табучыларны, яңа идеяләр тудыручыларны" Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлады. Котлауда ул "әлеге бәйрәм җитештерү өлкәсен камилләштерү, яңа техника, заманча...

Татарстанның беренче вице-премьеры "яңа идеяләр тудыручылар" үз хезмәтләре белән кешеләрнең тормышын "уңайлырак һәм кызыклырак" итәләр, диде.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән "барлык уйлап табучыларны, яңа идеяләр тудыручыларны" Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлады.

Котлауда ул "әлеге бәйрәм җитештерү өлкәсен камилләштерү, яңа техника, заманча технологияләр булдыру ысулларын эзләүчеләр, төрле юнәлешләрдә илебезнең киләчәген тәэмин итүчеләр" бәйрәме дип билгеләп үтте.

Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне төрле профессия кешеләрен берләштерә, әмма алар һәркайсы сирәк иҗади талантка ия, гадәтилек чикләрен киңәйтеп, каршылыкларны җиңеп чыгарга сәләтле", дип дәвам итә вице-премьер.

"Уйлап табу һәм идеяләрне тормышка ашыруга мөнәсәбәте булган һәркемгә һөнәри осталыгыгыз, иҗади эзләнүләрегез, зирәк акылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез үз тәҗрибәгез белән фәннең зур көч икәнен һәм моның кешеләр тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән булуын раслыйсыз", - ди Нигъмәтуллин, котлау сүзенең ахырында.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса