Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Православие дине вәкилләре Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан тууын бәйрәм итә

Бүген Православие дине вәкилләре Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан тууын бәйрәм итәләр. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм котлавын җиткерде. Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Пасха - нурлы бәйрәм. Дин тотучылар аны яз белән...

Бүген Православие дине вәкилләре Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан тууын бәйрәм итәләр.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм котлавын җиткерде.

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Пасха - нурлы бәйрәм. Дин тотучылар аны яз белән бергә каршы ала, бу көннәрдә христианнарның йөрәгендә иман көче, шәфкать-мәрхәмәт һәм яратуның олы кодрәтенә инану тагын да арта һәм ныгый. Пасха кешеләргә якты өметләр, күтәренкелек, көч-дәрт бүләк итә, игелекле гамәлләргә рухландыра.

Илебездә православиенең бик күп гасырлык тарихы бар һәм шушы вакыт эчендә Христосның яңадан тууын бәйрәм итү халыклар рухи мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Шагыйрьләр, язучылар, әдипләр Пасха уңаеннан гүзәл сәнгать әсәрләре иҗат итте. Мәшһүр Фёдор Тютчев, мәсәлән, аны «бөек көн, нурлы бәйрәм» дип атый.

Барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтелә торган күпмилләтле республикабызда бу бәйрәмне аеруча тантаналы итеп билгеләп үтәләр. Моңа православие җәмгыятенең вакыйгаларга бай тормышы, шулай ук диннәр арасындагы багланышларның үсеше һәм дәүләт белән дини оешмаларның элемтәләре ныгу сизелерлек йогынты ясый.

Пасха - тынычлыкка һәм татулыкка Илаһтан иңдерелгән өндәү ул. Хәзерге четерекле заманда бу аеруча актуаль яңгырый. Бүген безнең һәрберебез, милләтенә һәм диненә карамастан, сугышларның тынуын, бөтен Җир шарында гаделлек һәм иминлек урнашуын тели.

Христосның яңадан туу бәйрәме дин тотучыларның иң бөек хакыйкатькә ирешүгә, камилләшүгә һәм үзара аңлашуга омтылышын тагын да көчәйтер дип ышанам.
Ихлас йөрәктән сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм муллык телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса