Бүген иртән безнең Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков янә Халыкара космик станиягә китте
Тема дня

Бүген иртән безнең Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков янә Халыкара космик станиягә китте

Космонавт станциянең 64нче озак вакытлы экспедициясенә җитәкчелек итә.

Чираттагы, 64нче экспедиция Халыкара космик станциягә озатылды. Аны Роскосмос космонавты – Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков җитәкли.

Моннан тыш, төп экипаж составына ике борт-инженер – Роскосмосның тагын бер космонавты – Сергей Кудь-Сверчков һәм NASA астронавты Кэтлин Рубинс керә, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

“Союз МС-17“ пилотлы корабле булган “Союз-2.1 а“ ракетасын җибәрү 2020 елның 14 октябренә Мәскәү вакыты белән 8.45 сәгатьтә планлаштырылган иде, ә ХКСның Россия сегменты белән кушылу –  орбитага чыгып ике әйләнеш ясаганнан соң –  11.52 сәгатьтә <...>», – дип аныклыйлар «Роскосмос» дәүләт корпорациясендә.

Экипаж үзе белән Россиянең «Звезда» модулендә һава чыгып урынын эзләү һәм аны бетерү өчен җиһазлар алачак, дип билгеләп үтә РИА “Новости”.

Элегрәк космонавт шулай ук халыкара космик станциядә 49нчы озак вакытлы экспедициядә катнашкан һәм җир орбитасында 173 тәүлектән артык вакыт үткәргән иде.

Чыганак: Татар-информ һәм РИА "Новости"