Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген - Халыкара җир көне

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр...

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.

Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Мондагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йортлар төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр. Мортонның моңа бик эче поша, шуңа күрә ул яшелләндерүгә багышлап бер көн кертергә тәкъдим итә. Иң күп агач утыртучыларга бүләкләр дә бирәләр хәтта. Бу көнне АГАЧ Көне дип йөртә башлыйлар.

Беренче Агач Көнендә әлеге штатта яшәүчеләр 1 млнга якын агач утырталар. 1882 елда Небраска штатында Агач көне официаль бәйрәм дип игълан ителә, аны Мортонның туган көнендә - 22 апрельдә билгеләп үтәләр.

1970 елда әлеге акциягә планетаның төрле почмакларында яшәүче 20 млннан артык кеше кушыла һәм бу көнне ҖИР Көне дип йөртә башлыйлар.

1990 елда инде ул халыкара бәйрәмгә әйләнә һәм акциядә 141 илдән 200 млн кеше катнаша.

Ә Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә.

Җир көне - яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә.

Ул әле дә яңа кешеләрне, яңа группаларны үз эченә алырга әзер.

Җир көненең символы -Ак фонда яшел грек Θ хәрефе.

Җир көненең флагы да бар. Флагтагы рәсем Җир көне һәм башка күптөрле табигатьне саклау мероприятияләре белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса