Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бүген геологлар көне

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров геология тармагы хезмәт ияләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм уңаеннан котлады. "Сезнең романтиканы да, көндәлек киеренке хезмәтне дә үз эченә алган, тирән теоретик белемле һәм үз эшегезгә ихлас бирелгән булуны таләп иткән уникаль һөнәрегез гомер-гомергә иң мактаулы һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров геология тармагы хезмәт ияләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм уңаеннан котлады.

"Сезнең романтиканы да, көндәлек киеренке хезмәтне дә үз эченә алган, тирән теоретик белемле һәм үз эшегезгә ихлас бирелгән булуны таләп иткән уникаль һөнәрегез гомер-гомергә иң мактаулы һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе булып санала. Бөгелмә районының иминлеге, мөим социаль мәсьәләләрнең чишелеше, бөтен республиканың ягулык-энергетика комплексының үсеше сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.

Хезмәтегез, Татарстан икътисадына лаеклы өлеш кертүегез өчен чиксез хөрмәт белдерәбез, ныклы сәламәтлек, яшәү энергиясе һәм иминлек телибез!

Һәрбер башлангычыгыз яңа ачышларга, җиңүләргә китерсен. Якыннарыгызның, дусларыгызның кайгыртучанлыгын, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын", - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса