Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бүген - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июльдә Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Аның төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип...

8 июльдә Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Аның төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.

Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөгелмәдә дә төрледән-төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр һәм башка чаралар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса