Бүген дуслар көне!
9 июнь - Халыкара дуслар көне. Кесәңдә 100 сум булганчы, йөз дустың булсын, дип җырлыйлар иде элегрәк. Әлеге сүзләр бүген дә актуаль. Шуңа күрә бүген, нәрсә булуга да карамастан, дусларга аларның безнең өчен бик мөһим булулары турында искәртергә кирәк. Кемнәрдер өчен бу көн күптән элемтәдә булмаган дусларын табарга, бергә җыелышып,...
9 июнь - Халыкара дуслар көне.
Кесәңдә 100 сум булганчы, йөз дустың булсын, дип җырлыйлар иде элегрәк. Әлеге сүзләр бүген дә актуаль. Шуңа күрә бүген, нәрсә булуга да карамастан, дусларга аларның безнең өчен бик мөһим булулары турында искәртергә кирәк. Кемнәрдер өчен бу көн күптән элемтәдә булмаган дусларын табарга, бергә җыелышып, истәлекләр белән уртаклашырга ярдәм итә.
Әлеге бәйрәм белән ихлас котлап, чын дуслар табуыгызны, чын дуслар булып калуыгызны телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа