Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бүген - Бөтенроссия китапханәләр көне

27 майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995 елда гамәлгә куелган дата - Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Китапханә эшенең күп гасырлык традицияләре булган Татарстан Республикасында төрле ведомстволарга караган өч меңнән артык китапханә исәпләнә. Безнең китапханәләр барлык...

 

27 майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995 елда гамәлгә куелган дата - Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Китапханә эшенең күп гасырлык традицияләре булган Татарстан Республикасында төрле ведомстволарга караган өч меңнән артык китапханә исәпләнә. Безнең китапханәләр барлык мәгълүмат агымнарын һәм сервис төрләрен бергә тупларга, укучылар даирәсен, шул исәптән Интрнет аша да, киңәйтергә омтыла. Бу китапханә хезмәткәрләренә аерым таләпләр куя. Даими рәвештә камилләшү, яңа эш алымнары һәм формаларын эзләү, һөнәри осталык, һәр укучыга шәхсән якын килү - тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә хас төп сыйфатлар әнә шул. Техник чаралар һәм технологияләр ничек кенә үзгәрсә дә, китапханә каитапханәчеләр һәм китап укучылардан башка яши алмый.

Бөгелмә һәм Бөгелмә районының китапханә хезмәткәрләренә яңа казанышлар, уңышлы проектлар һәм идеяләр, сәламәтлек һәм иминлек телибез.

"Бөгелмә авазы" газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса