Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Туберкулез - киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Инфекциянең төп чыганагы - үпкә авырулы кеше. Туберкулез белән чирләүче кеше белән озак элемтәдә тору, иммунитетның көчсезләнүе, яшәү шартлары һәм туклануның начар булуы авыру килеп чыгуга сәбәпче. Быел Бөгелмә районында туберкулез белән авыруның 16 очрагы ачыкланган, алар арасында 3 бала. Пациентлар гына түгел,...

Туберкулез - киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Инфекциянең төп чыганагы - үпкә авырулы кеше. Туберкулез белән чирләүче кеше белән озак элемтәдә тору, иммунитетның көчсезләнүе, яшәү шартлары һәм туклануның начар булуы авыру килеп чыгуга сәбәпче. Быел Бөгелмә районында туберкулез белән авыруның 16 очрагы ачыкланган, алар арасында 3 бала.
Пациентлар гына түгел, Бөгелмәнең туберкулезга каршы диспансеры үзе дә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ. Диагнозы - ярымҗимерек хәлдәге бина. Тузган түбә, иске тәрәзәләр, таушалган идәннәр... Авыру тарихы эпикризын 60 елдан соң язадылар. Медицина оешмасына тулы реанимация кирәк булды. Дәвалу курсы гыйнвар аенда ук башланды. Әлеге вакытта түбәне ясыйлар, санитар һәм гигиена бүлмәләрен тәртипкә китерәләр. Җылылык системасын алыштыралар. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса