Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Бөгелмәнең Северьян Морозов исемендәге Мәдәният һәм ял паркында шимбә өмәсе үтте (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, башкарма комитет, Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре, 6 нчы мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре һәм башкалар шәһәребезнең иң зур ял, спорт һәм сәламәтлек мәйданын - Мәдәният һәм ял паркын тәртипкә китерделәр. Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде....

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, башкарма комитет, Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре, 6 нчы мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре һәм башкалар шәһәребезнең иң зур ял, спорт һәм сәламәтлек мәйданын - Мәдәният һәм ял паркын тәртипкә китерделәр.

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башкарылды. Әлеге программа ярдәмендә Бөгелмәнең Мәдәният һәм ял паркы да тулысынча төзекләндерелде.

"Бүген без соңгы елларда шәһәрдә иң зур Ял, яшьлек һәм сәламәтлек территориясенә әйләнгән төп шәһәр паркын тәртипкә китерәбез. Иртә таңнан өмәгә чыгып, чисталык һәм тәртип урнаштыру бик күңелле. Мондый матур традицияләрне үстерергә кирәк", - дип билгеләп үтте мэр.

Исегезгә төшерәбез, гомумшәһәр өмәсе вакытында бөгелмәлеләр паркларны, скверларны, юлларны, шулай ук җәяүле зоналарын, ишегалларын, шәхси сектор урамнарын, предприятие, оешма һәм учреждение территорияләрен тәртипкә китерәләр. Генераль җыештыруга барлык төр предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, идарәче һәм хезмәт күрсәтү компанияләре вәкилләре чыга. Атна саен үтүче шимбә өмәләрендә 20 меңнәр артык бөгелмәле катнаша.

Марина Колесникова.

А.Акимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса