Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бүген Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары беренче БДИ тапшыралар

29 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның төп вакыты башланды. Бүген мәктәп тәмамлаучылар мәҗбүри булмаган бер фәннән - география яки инфрматикадан (сайлап) имтихан бирә. Мәҗбүри фәннәрдән имтиханнарны 31 майда (математика база дәрәҗәсе), 2 июньдә (математика профиль дәрәҗәсе) һәм 9 июньдә (рус теле) тапшыралар. Соңгы сынау - химия һәм тарих буенча...

29 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның төп вакыты башланды. Бүген мәктәп тәмамлаучылар мәҗбүри булмаган бер фәннән - география яки инфрматикадан (сайлап) имтихан бирә. Мәҗбүри фәннәрдән имтиханнарны 31 майда (математика база дәрәҗәсе), 2 июньдә (математика профиль дәрәҗәсе) һәм 9 июньдә (рус теле) тапшыралар. Соңгы сынау - химия һәм тарих буенча - 19 июньгә билгеләнгән.

Моннан тыш, барлык фәннәр буенча резерв имтихан көннәре дә каралган. 1 июльгә кадәр мәҗбүри предметларның берсеннән канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган, шулай ук имтиханны авыру яки башка сәбәп белән калдыручылар өстәмә көннәрдә аттестация уза алачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса