Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана - ветераннарга яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
Ветераннар өчен 72 нче Җиңү язы, чыннан да, истәлекле булды. Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды - тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк. Монда бөтен уңайлыклар бар, фатирлар замана таләпләренә туры китереп төзелгән....
Ветераннар өчен 72 нче Җиңү язы, чыннан да, истәлекле булды. Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды - тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк. Монда бөтен уңайлыклар бар, фатирлар замана таләпләренә туры китереп төзелгән.
- Фатирларның һәрберсенә шәхси җылыту системасы урнаштырылды. Проект буенча әлеге йорт бетон панельләрдән төзелергә тиеш иде. Без заказны алганда моның белән килешмәдек һәм үзебезнең проектны төзеп, аны эксплуатациягә керттек. Моның өчен 1 миллион 150 мең сум үз акчабызны тотарга туры килде һәм, нәтиҗәдә, кирпечтән төзелгән 50 фатирлы йортны торгызып куйдык. 2017 елдан Дәүләт торак фондына документларны тапшыру эше катлауланды. Шуңа күрә ике ай элек төзелеп беткән йортны тоткарлык белән тапшырырга туры килде, - ди подрядчы "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы эшли башлаган чордан алып, бүгенге көнгә кадәр җәмгысе 247 Бөгелмә районы ветераны яңа тораклы булды.
- Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сез - зур хөрмәткә ия кешеләр. Кадерле ветераннарыбызга яңа фатирдан ачкычлар тапшыру - минем өчен зур горурлык. Исән-сау булыгыз, һәркайсыгының уй-хыяллары тормышка ашсын, барыгызга да шушы нигездә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын, - диде, ачкычларны хуҗаларына тапшыргач, шәһәр мэры Линар Закиров.
Хөкүмәт биргән йортка тәүге мәртәбә аяк баскан әби-бабайларның шатлыклары бу көнне эчләренә сыймады. Кемдер күз яшен сөртте, кемдер шатлыгы турында якыннары белән бүлешергә ашыкты. Шуларның берсе - Иван Лунев. Ул Циолковский урамындагы йортта яшәүче бердәнбер фронтовик булып саналачак. Кызганыч, сугышта катнашучыларның саны елдан-ел кими бара шул. 91 яшьлек Иван Лунев 1943 елда 17 яшендә фронтка киткән. Белоруссияне, Кенигсберг шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Соңгысында яраланып, контузия алган. Иван Захарович Җиңү көнен дә госпитальдә каршы алган. 9 Май - аның өчен зур бәйрәм.
- Быелгысы тагын бер шатлык өстәде. Хөкүмәтебезгә, республика җитәкчелегенә һәм шушы йортны салуга көч куйган барлык җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә олы рәхмәтләремне әйтәсем килә, - ди ул.
Калган 30 фатир ачкычларын социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга тапшырдылар.
Мәкалә азагында шуны да ассызыклыйсы килә: җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте Бөгелмәдә генә түгел, ә республикага танылган подряд оешмасы булып санала. 2001 елдан бирле бу оешма 300дән артык кешене фатирлы иткән. Дәүләт торак фонды аңа зур ышаныч белдереп, киләчәктә дә бергә эшләү турында килешү җиткергән. Бүгенге көндә "Стройсервис" җәмгыяте Сельхозтехника урамында тагын 38 фатирлы йорт торгыза. Анда өй туйларын авария хәлендәге тузган торакта яшәүчеләр һәм социаль ипотека программасы буенча квартир көтүчеләр уздырачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа