Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бүген Бөгелмәдә “Чудеса под Рождество или Рождественские сюрпризы!” дип аталган күңел ачу программасы үтте (+ФОТО)

Бөгелмәнең Мәдәният һәм ял паркында "Чудеса под Рождество или Рождественские сюрпризы!" дип аталган күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Күңелле тамаша бик матур үтте. Җыелган халык - олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты, бәйгеләрдә катнашты, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар чишүдә көчләрен сынашты, бүләкләр отты. Районыбызның үзешчән артистлары халык яратып өлгергән бию, җыр коллективлары бер генә...

Бөгелмәнең Мәдәният һәм ял паркында "Чудеса под Рождество или Рождественские сюрпризы!" дип аталган күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Күңелле тамаша бик матур үтте. Җыелган халык - олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты, бәйгеләрдә катнашты, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар чишүдә көчләрен сынашты, бүләкләр отты. Районыбызның үзешчән артистлары халык яратып өлгергән бию, җыр коллективлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Программаны оештыручылар үзләренең музыкаль номерлары белән тамашачылар күңелендә зур тәэсирләр уятты. Көтмәгәндә сәхнәгә менгән Аюны балалар бигрәк тә яратып кабул итте. Шулай булмый ни, үзе шаян, үзе юмарт, олыны - олы, кечене кече итә белүче урман кунагын көн саен очратып булмый шул.

Бергәләшеп бию, җырлар, күмәкләшеп уйнаулар Раштуа тантанасының үзенчәлекле мизгеленә әверелде. Чарада катнашкан бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары рәхәтләнеп ял иттеләр, шат күңел һәм күчтәнәчләр белән өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса