Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Бөгелмәдә "Безнең йөрәкләрне саклагыз" акциясе үтте

Бүген Техника йорты каршындагы мәйданда юл йөрү иминлеген тәэмин итүгә багышланган "Безнең йөрәкләрне саклагыз" дип исемләнгән акция үтте. Ул машина йөртүчеләрнең игътибарын җәяүлеләргә юнәлтү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү максатында оештырылды. Чара кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, атап әйткәндә, 12 нче "Буратино" балалар...

Бүген Техника йорты каршындагы мәйданда юл йөрү иминлеген тәэмин итүгә багышланган "Безнең йөрәкләрне саклагыз" дип исемләнгән акция үтте.

Ул машина йөртүчеләрнең игътибарын җәяүлеләргә юнәлтү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү максатында оештырылды.

Чара кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, атап әйткәндә, 12 нче "Буратино" балалар бакчасы нәниләре машина йөртүчеләргә үзләре әзерләгән сорауларны биреп, аларга җавап алдылар. Күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрделәр.

"Глобаль иминлек атналыгы" кысаларында бик күп чаралар үтте. Шул исәптән, бүген 36 нчы балалар бакчасында ата-аналар катнашында акция узды, иртәгә техника йортында юл йөрү кагыйдәләре буенча спектакль карап булачак. Якшәмбе көнне картинг буенча ярышлар оештырыла", - дип сөйләде "Юл йөрү иминлеге" дәүләт учреждениесенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса