Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Бөгелмә районы аграрийлары алдына төп бурыч – кырлардан икмәкне вакытында һәм югалтларсыз җыеп алу

Комбайнчылар һәр аяз көнне уңышны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алу һәм аны амбарга салу өчен кулланалар.

– Игенчеләр өчен иң кызу, җаваплы чор, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев. – Яңгырлар яву сәбәпле,а басуларда эш темпларының беркадәр кимүе күзәтелсә дә, урып-җыю оешкан төстә бара. 15 мең гектардан артык җирдә ашлык җыелган, бу – сөрүлек мәйданнарының яртысы диярлек. Гектардан уртача 32шәр центнер уңыш чыга. Аерым басуларда, атап әйткәндә, “Северная Нива Татарстан” җәмгыяте игенчеләре кайбер урыннарда гектардан 51әр центнер суктырганнар. Көзге бодай уңган. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 41 200 тоннага җитте. Механизаторларга 1 700 гектар мәйданнан җылы ярата торган карабодайны да җыярга кирәк булачак. Әгәр һава шартлары яхшы булса, уракны сентябрьнең беренче ункөнлегендә тәмамларга уйлыйбыз.

Техника артык булмый

Районда көзге һәм сабан культуралары суктыруда барлыгы 72 комбайн эшли. Алар арасында – коронавирус пандемиясе чорында  аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә техника һәм җайланмалар сатып алу өчен махсус шартлар тәкъдим иткән “Росагролизинг АҖ аша   сатып алынган дүрт яңа җайланма да бар. Бу программа буенча документлар берничә сәгать эчендә карала, беренчел взнос алынмый, төп бурыч буенча 12 айга кичектерү бирелә. Лизинг килешүе срогы – сигез ел.

Комбайннар отрядында, Воронеж һәм Ленинград өлкәләре экипажлары белән бергә, «Төньяк Нива Татарстан» ҖЧҖнә уңышны җыеп алырга ярдәм итү өчен килгән тагын тугыз яңа машина бар. Безнең район турында сүз йөртсәк, биредә  сөрүлек җирләр башка хуҗалыкларга караганда күбрәк. Паркны тулыландыру нәтиҗәсендә бер  комбайнына 410 гектар мәйдан туры килә, бу урак башындагыга караганда ике мәртәбә кимрәк. Шундый техник кораллануны исәпкә алып, игенчеләрнең иң яхшы агротехник срокларда уңышны җыеп алачакларына өметләнергә мөмкин.

Күмәк көч тау күчерә

Муса Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләре һава яхшы торганда тиз темплар белән эшли. Алар басуга районда беренчеләрдән булып чыктылар. Биредә – 6 160 гектар уңдырышлы җир, шуларның биш меңнән артыгы бөртекле культураларга туры килә. Калган мәйданнарда – терлек азыгы һәм техник үсемлекләр. Механизаторлар станында яшь һәм тәҗрибәле комбайнчылар бар. Шуларның берсе – Илдар Шиһапов, ул мең тоннага якын бөртекле ашлык суктырган.

– Беренче тапкыр, игенче ярдәмчесе буларак, җиденче сыйныфта укыганда уракта катнаштым, – ди ул. – Армиягә кадәр үк тәҗрибә тупладым, ә хезмәт итеп кайткач, ашлык җыю машинасы штурвалына утырдым. Менә берничә дистә ел инде һәр көз бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырам. Эш көне иртә таңнан башлана, ләкин чык төшсә, дымлы ашлыкны җыймыйбыз, кипшерә төшкәнне көтәбез. Безнең ындыр табагында киптерү җайланмасы юк бит. Быел уңыш узган елгыдан яхшырак, аны суктыру да күңелле. Кырлар күзләрне иркәли. Ашлыкны аз югалтулар белән җыеп алырга тырышабыз, тик һава торышы гына бозылмасын инде.

Биредә күмәк көч белән эшләү сизелә. Башка игенчеләр дә, ашлык ташу белән шөгыльләнүчеләр дә, шулай ук техник хезмәтләр дә Илдар кебек үк тырыш хезмәт куя. Болар: Фәнис Миргалимов, Илгиз Мөхәммәтҗанов, Айнур Ризванов, Руслан Хәитов, Ришат Гарипов, Илдар Нигъмәтҗанов һәм башка игенчеләр.

Амбардагысы уңыш

Әйтергә кирәк, безнең районда икмәк кабул итү пунктлары белән проблемалар юк. Бигрәк тә “Северная Нива Татарстан” җәмгыятендә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе “2нче Бөгелмә ашлык продуктлары комбинаты” эш биналарын арендага алган. Хәзерге вакытта технологик җиһазларны һәм корылмаларны ремонтлау эшләре бара. Бер мең тонна яңа ашлыкка исәпләнгән ашлык киптерү җайланмасы кайтарылган. Арышны, көзге һәм язгы бодайны, көнбагыш, бөртекле-кузаклы культураларны 40 тапкырга күбрәк төяп җибәрү планлаштырыла. Киләчәктә предприятиенең катнашазык заводы, үсемлек маен сыгу һәм премикслар җитештерү цехы төзү нияте бар.

Бөртекле культураларны җыю белән бергә, механизаторлар туфракның өске катламын эшкәртә, кайбер урыннарда тирәнтен сөрә. Моннан тыш, хуҗалыклар көзге культуралар, аерым алганда, арыш чәчүгә дә игътибар итәләр. Иң беренчеләрдән булып, “Колос” ҖЧҖ игенчеләре эшкә кереште, алар кыска гына вакыт эчендә 350 гектар мәйданда киләчәк ел уңышына нигез салдылар.  Ә аннары башка хуҗалыклар да кушылды. Районда барлыгы 15 мең гектарга якын уңдырышлы туфракка орлык чәчү планлаштырыла. Бу, узган сезон белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек күбрәк. Белгечләр әйтүенчә, көзге культуралар ничә ел инде рәттән сабан культураларыннан шактый югары уңыш бирә, димәк, бу технология безнең районда игенчелек өчен кулай.

 Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса